2023 елның 6 декабрендә Уфада "Ufa.Татар" дип исемләнгән форум узды. Ул көне буе барды һәм биредә якынча 150 кеше катнашты. Оештыручылар Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге дискуссия клубы, Уфадагы Дөнья татар конгрессы һәм "Барристер" агентлыгы булды. Чара яңа заманча форматта узды. Берничә мәйданчыкта төрле темаларга дискуссия оештырылды. Мәсәлән, татарлык һәм милли үзаң, үз тарихыңны белү кешегә ничек тәэсир итә, милли мәдәниятне нәрсә һәм кем саклый, сәнгатьне нәрсә милли итә, милли кием миллиләккә ничек тәэсир итә?