Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиядә татарлар милли көнен билгели


1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия татарлары бу көнне милли бәйрәм буларак билгели.

13 декабрь Романиядә рәсми рәвештә кырымтатар милли көне билгеләнә. Анда яшәүче кырымтатарлар өчен бу көн рәсми ял көне. Романиянең төрле урыннарында яшәгән татарлар, аерым алганда Көстәнҗә, Бухарест шәһәрләрендә, шулай ук авылларда төрле чаралар оештыра.

Бүген иртәдән үк социаль челтәрләрдә латин әлифбасында язылган "Татарларның көне котлы булсын! Яшәсен татарлар! Көчебез берлектә! (Tatarların Künĭ qayırlı bolsın! Yaşasın Tatarlar! Bĭrlĭkte quwetĭmĭz!) дигән котлаулар таралды.

Романия төрек-мөселман татарларының демократик берлегенең быелгы календарендә дәүләт бәйрәмнәре белән бергә татарларның бәйрәмнәре дә язылган.

Мисал өчен 5 май көнне рәсми рәвештә билгеләнә торган "Татар теле" көне дә бар. Бу бәйрәмгә багышланган мәдәни чаралар татар җәмгыяте вәкилләренең яшәү җирлекләрендә оештырыла. Добрудҗада туган, иҗат иткән татар шагыйре Мемет Ниязи исемендәге бүләк тә лауреатларга шул көнне тапшырыла, татар теленә багышланган чаралар үтә.

Календарьдә шулай ук Нәүрүз, 18 май – кырымтатар сөрген корбаннарын искә алу, кырымтатар байрагы көне,"Билбау көрәше", "Көз бәрәкәте", "Добруджа көне" чаралары да урын алган.

"Демократик Романия бу җирләрдә XVIII- XIX гасырларда мәҗбүри эмиграция нәтиҗәсендә килеп урнашкан кырымтатарларның ил тарихындагы роленә хөрмәт күрсәтә", ди Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлеснең рәисе Рефат Чубаров.

1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия парламентындагы татар депутатлары тырышлыгы белән бу көн 2006 елда милли көн дип рәсмиләштерелә.

Романиядә Добруджа җирләрендә (Романия- Болгарстан чигендә) госманлы заманында Кырымнан килеп урнашкан 30-40 мең татар яши. Добруджаның Констанция (Констендже-кырымтатарча) шәһәрендә 12 мең татар гомер итә, монда "Кара диңгез" гаҗите, җирле радиода татар телендә тапшырулар чыга. Романия парламентына татарлардан депутат итеп Амет Варолны сайланган иде. Татар берлегенә ел саен бюджеттан 1миллион евро бүленә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG