Крушиняныдан Польша-Беларус чигендәге таможня пунктына кадәр ун чакрымлап кына, җәяүләп китсәң ике сәгатьтә барып җитеп була. Дөрес, мондагы урыннар аулак - гел урман. Тукталырга мөмкин булган кечкенәрәк кенә агач кунакханәне юкка гына "Дөнья читендә" дип атамаганнар.
Крушиняны авылы
Беларус белән чиктә кыргый урманнар әйләндереп алган Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел - 160лап кеше генә.