Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел активистлары популяр Duolingo кушымтасына татар телен дә өстәүне сорап петиция булдырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ярты көн эчендә мөрәҗәгать астында меңнән артык имза барлыкка килде.

Хат авторлары "сезнең кушымта безгә татар телендә сөйләшүчеләр санын киметү проблемына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, алай гына да түгел, бу мәсьәләне хәл итәргә, Duolingo кулланучыларның зур даирәсенә татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк", дип яза. Алар Русиядә татар телендә сөйләшүче кешеләрнең саны соңгы ике җанисәп арасындагы 11 елда чиреккә, яки 1 миллионнан артык кешегә кимегәнен искә ала.

Duolingo кушымтасын бер айда актив кулланучылар саны 30 миллионга җитә, көн саен 25 миллионнан артык кеше кереп төрле телләр өйрәнә, гомум укучылар саны исә – 500 миллион. Кушымтада хәзерге көндә 36 тел өйрәнергә була.

Инглиз телен 100 миллион, суахили телен 600 мең, навахо телен 300 мең кеше өйрәнә. Кушымтада эсперанто, клингон теле курслары, хәтта популяр "Тәхетләр уены" сериалы тәэсирендә булдырылган валирий теле дә бар – аны 1,2 миллион кеше өйрәнә. Мондый үзенчәлекле телләр курсын ясар өчен Duolingo волонтерларны җәлеп итә.

Татар телен булдыруны сораучылар да тел белгечләреннән, методистлардан, IT-белгечләрдән торган ихтыярилар такымының ярдәмен тәкъдим итә.

Бер тәүлек тулганчы мөрәҗәгать астында мең ярым имза җыелды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG