Башкортстан хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең абыйсы вахта юлы белән эшләве турында "Коммерсант"ка сөйләгән. Аныңча, кешеләрнең читкә барып эшләве республикада хезмәт хакы аз булуга бәйле түгел. Ул халыкның шундый гадәте барлыкка килде дип белдергән.
"Аңлагыз, вахта яшәү рәвеше алып барырга гадәтләнгән кешеләр бар — бер ай вахтада, бер ай өйдә. Минем абый да вахтадан ял вакытында өй салып чыкты", дигән ул.
Аныңча, Ханты-Манси кебек төбәкләргә халыкның вахта белән китеп эшләве хезмәт хакына бәйле түгел. Тегендә дә, монда да шул ук акча алалар дигән ул.
2021 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров меңләгән яшь егетләрнең вахта ысулы белән эшләвен хезмәт хакына бәйләп аңлатты. "Без аларга андый акча түли алмыйбыз", дигән иде ул.
- Соңгы елларда Башкортстанда иң кискен мәсьәләләрнең берсе – эш яшендәгеләрнең күрше һәм төньяк төбәкләргә күчеп китүе. Төбәктә вахта ысулы белән читкә барып эшләү дә киң таралган. Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, вахта ысулы белән эшләүчеләр биш тапкыр күбрәк.
- Статистикага караганда, төньяк төбәкләргә иң күп эш куллары Идел-Урал якларыннан агыла. Ирләр һәм хатын-кызлар анда тормыш яхшы булганнан яки романтика эзләп түгел, ә гаиләләрен туендыру өчен китә.
- Моңарчы Азатлык Башкортстаннан читтә эшләргә мәҗбүр кешеләр белән сөйләшкән иде. Алар вахта ысулы белән эшләргә китүнең сәбәбе дип акчасызлык һәм читтә яхшы хезмәт хакы бирүләре белән аңлатты.
- Шул ук вакытта Башкортстанда эшчеләр җитми. Быел ул аеруча сизелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум