Accessibility links

Кайнар хәбәр

БРИКС оешмасына 5 яңа ил кушылды: Мисыр, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Эфиопия


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

БРИКС илләренең киләсе саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узачак.

2024 елның 1 гыйнварыннан биш ил - Мисыр, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Эфиопия - рәсми рәвештә БРИКСка кушылды.

Моңарчы бу берләшмәгә Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка ркспубликасы гына керә иде.

Яңа илләрнең БРИКСка кушылуы турында 2023 елның августында Йоханнесбургта узган саммитта игълан ителде. Ул вакытта сүз алты дәүләт турында барды: Мисыр, Иран, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Эфиопиядән тыш, Аргентина да кушылырга тиеш иде. Әмма декабрь ахырында бу илнең яңа сайланган президенты Хавьер Милей оешмага кушылмаячагын белдерде.

10 декабрьдә Аргентина президенты булып сайланган Милей белдерүенчә, хәзерге вакытта илнең оешмада катнашуын ул урынлы дип санамый. Әле сайлау алды кампаниясе вакытында ук ул җиңү очрагында Аргентина БРИКСка кушылудан баш тартачак диде, анда кергән Кытай һәм Бразилияне тәнкыйтьләп чыкты, шулай ук президент булып сайлаган очракта "коммунистлар" белән эш итмәячәген белдерде.

  • БРИКС (BRICS) оешмасы 2006 елда оешкан. Аңа Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы керә. Берләшмәнең атамасы әгъза илләр исемнәренең беренче хәрефләреннән төзелгән.
  • БРИКС илләренең киләсе саммиты 2024 елның октябрендә Казанда узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

XS
SM
MD
LG