Чиләбе өлкәсендә халык акчасына куелган башкорт телендәге корылма сүтелгән. Бу хакта башкорт активисты Руслан Габбасов үзенең Telegram каналында белдерде. Ул моңарда җирле түрәләрне гаепли.
Сүз Аргаяш районының Колый авылы турында бара. Күптән түгел авылга кергән юлда "Рәхим итегеҙ Мөхәммәд-Ҡолой ауылы ерлегенә" дип язылган корылма урнаштырылган. Аның икенче ягында "Әйле ырыуы" һәм "Табын ырыуы" дип башкорт кабиләләре исемнәре язылган булган.
"Башкорт халкы яши торган Колый, Куйсарина һәм Сәгыйть авылы халкы үзләре акча җыеп башкорт телендә арт-объект урнаштырдылар. Аңа кадәр җирле хакимияттән рәсми рөхсәт алынды. Шулай да сигез көннән соң Колый авылы җирлеге хакимияте тарафыннан арт-объекттан баннерлар алынды, чөнки анда бары башкорт телендә генә язылган булган. Арт-объект Колый авылы җирлегенең милке саналмый. Бу юл билгесе түгел, ул мәгърифәт максатыннан ясалган арт-объект иде", дип язды ул.
Шулай ук Габбасов Башкортстан башлыгына мөрәҗәгать итүнең бер файдасы да юк дип өстәгән.
Аргаяш районы хакимияте сайтында бу хакта берни әйтелми.
2010 елгы Русия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Колый авылында 2 764 кеше яши. Аларның 69 процентын башкортлар тәшкил итә. Шулай ук авылда татарлар һәм урыслар көн күрә.
2021 елгын җанисәп мәгълүмаларына караганда, Чиләбе өлкәсендә башкортлар саны 21 процентка кимегән. Хәзер төбәктә 128 меңнән артык башкорт яши.
Элегрәк башкорт кабиләләре исемнәре язылган стелалар Башкортстан авыллары янында куелды. Элмә такталар хәтта күпчелек татарлар яшәүче районнарында да урнаштырылды. Бу җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Моны җанисәп алдыннан оештырылучы кампания белән бәйләделәр.
Быел Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районында дини низаг чыкты. Аязгол авылы мәчетенә кулларына автомат тоткан мәхкәмә тәфтишләре килеп, имам һәм мәхәллә активистларын, аларның милкен гыйбадәтханәдән чыгартты. Моңа кадәр хакимият мәхкәмә аша мәчетне үз карамагына тартып алды, ләкин мөселманнар иман йортын бушатырга теләмәде. Бу карарны мөфти Ренат Раев җитәкләгән Чиләбе мөфтияте хуплап чыкты. Мәхәллә исә Нәфигулла Әширов җитәкләгән Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенә буйсына. Алар хокукый юл белән көрәшәчәген Азатлыкка сөйләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум