Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә юлчыларны ташучы алты поезд тоткарланган

"Ласточка" поезды
"Ласточка" поезды

2,8 мең кеше юлда калган.

Чиләбе өлкәсенең Көньяк Урал тимер юлының Кунашак-Мөслим станциясендә берничә сәгатькә ким дигәндә алты поезд тоткарланган. Бу турыда тимер юлның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Адлер-Нижневартовски поезды инде тугыз, калганнары 2-6 сәгатькә кадәр соңга калган. Барлык тоткарланулар "техник сәбәпләр аркасында" дип әйтелә. Тимер юл ширкәте ышандыруынча, поезд вагоннардында "уңайлы температура режимы" сакланган. Чиләбе өлкәсендә бүген көндез һава торышы 15 дәрәҗә салкын күрсәтә иде.

Шул ук вакытта, Адлер-Нижневартовски поезды юлчылары 74.ru басмасына сөйләүләренчә, вагоннарда утлар сүнгән, эчәрлек су калмаган һәм тиздән ризык да бетергә мөмкин.

Екатеринбург E1.ru басмасы язуынча, 4 гыйнварда Свердлау өлкәсендә "Финист" электр поезды ватылган. Тулысынча Русиядә чыккан эшләнмәләрдән ясалган әлеге яңа поезд юлчыларны күптән түгел генә ташый башлады. Поезд Түбән Тагил- Екатеринбур юлында туктап калган. Ахыр чиктә юлчыларны башка поездда җибәргәннәр дип яза It's My City.

Бер көн алдан, Мәскәүдән Түбән Новгородка юлда Түбән Новгород өлкәсендә кырда "Ласточка" поезды 2,5 сәгать туктап торды. Җирле телеграм каналлар язуынча, 30 дәрәҗә суыкта поездда күпмедер вакытка ут һәм җылы булмый торган. Кайбер юлчыларга медицина ярдәме таләп ителгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG