Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бер елда 14 меңләп гаилә таркалган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда 19,8 мең пар өйләнешкән.  Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка кимрәк диелә.

2023 елда Башкортстанда 14 меңләп пар аерылышкан. Шул рәвешле былтыр республикада ай саен эчендә 1,2-1,5 мең гаилә таркалган. Бу хакта Башстат белешмәләренә таянып Mkset җиткерә.

Шул ук вакытта 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда 19,8 мең пар өйләнешкән булган. Бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка кимрәк диелә.

Республикада яшәүчеләр аеруча июль аенда күп өйләнешкән - 3,3 мең гаилә теркәлгән. Иң аз өйләнешүләр май аенда булган - бер мең генә яңа гаилә теркәлгән дип искәртелә.

  • 2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
  • Узган җәйдә Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта алар Башкортстанда даими рәвештә кимендә ун ел яшәгән булырга тиеш, һәм мәхкәмә никахларын гамәлгә яраксыз дип тапмаган булуы зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG