Кайнар хәбәр

Казан мэриясе Telegram-каналларда таралган, мәктәпләргә һөҗүм оештырылачак дип янаган мәгълүматны "фейк" дип атады

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Яңа ел бәйрәмнәрендә "Татарский маньяк" Telegram-каналы Казанда теракт булачагын язды. Канал авторы янәсе һөҗүмен бүген, 9 гыйнварда оештырачагын язган иде.  "Исәпләүләремә күрә кимендә 10 мәктәпкә йөреп чыга алам, берүзем генә булмаячакмын бит. Без 300дән артык баланы үтерә алачакбыз", диде.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиянең төрле төбәкләрендә мәктәпләргә, сәүдә үзәкләренә һәм башка җәмәгать урыннарына һөҗүм итү белән янаган Telegram-каналлар барлыкка килә башлады.

Мондый чатлар турындагы мәгълүмат Татарстанның кайбер Telegram-каналларында да чыкты.

Казан мэриясе бу мәгълүматны шундук тәртип саклау оешмаларына җибәрүләрен хәбәр итте.

"Куәт оешмалары хәбәренчә, мондый ялган аккаунтлар берьюлы берничә төбәктә һәм шәһәрләрдә барлыкка килгән, аларның максаты вазгыятьне тотрыксыз итү һәм паника тарату. Канал инде юк, бу мәгълүмат расланмады. Беренчел белешмәләргә күрә, канал авторлары да чит илдә", дип җиткерә Казан мэриясе.

Шундый каналларның берсенә "Татар маньягы" ("Татарский маньяк") дип исем бирелгән. Аның авторы Казанда теракт оештырырга ниятләве турында язды.

"Психологта булдым һәм коралга рөхсәт алдым. Исәпләүләремә күрә кимендә 10 мәктәпкә йөреп чыга алам, берүзем генә булмаячакмын бит. Без 300дән артык баланы үтерә алачакбыз", диелгән иде хәбәрдә.

Канал авторы янәсе һөҗүмен бүген, 9 гыйнварда оештырачагын язган иде.

InKazan язуынча, кайбер ата-аналар балаларын мәктәпкә җибәрергә курка.

Былтыр 6 декабрьдә Брянскида сигезенче сыйныф укучысы мәктәптә атыш оештырган иде. Ул дәрес барганда сыйныфташларына атты, соңрак үзенә кул салды.

  • 2021 елның 11 маенда Казандагы гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Быел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
  • Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
  • Шул ук елны сентябрь аенда Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше һәлак булды. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр.
  • Быел сентябрьдә Ростов өлкәсендә тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә һөҗүм иткән иде. Дүрт өлкән кеше яраланды, балалар җәрәхәтләнмәде. Тугызынчы сыйныфта укыган һөҗүмчене тоткарладылар, төбәк башлыгы әйтүенчә, аның психик авыруы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG