Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 170 мең турист килгән


Кырлайдагы Кыш Бабай өенә килүчеләр быел 30 процентка арткан.

31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр Татарстанга 170 мең килгән. Бу, узган елның шушы чоры белән караганда, 5 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, иң күп турист Мәскәү һәм Петербурдан килгән.

"Бәйрәмнәр вакытында кунакханәләр 75 процентка, аерым көннәрдә — 100 процентка тулы иде", диде ул.

Моннан тыш, туристлар шәһәр читендәге 14 глэмпингта да ял иткән. Алар 100 процентка якын тулы булган.

Туристларның иң яраткан урыны булып Казан Кирмәне, Зөя утравы санала. Иванов сүзләренчә, быел Арча районының Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә 4,5 мең кеше килгән. Бу узган елдан 30 процентка күбрәк.

• 2023 елда Татарстанда күпме турист булуы турында әлегә мәгълүмат юк. Шулай да узган ел туристлар саны кимүе күзәтелде. 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 3 млн 118 мең турист килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 2 процентка азрак.
• Казанга иң күбе (12,6%) Мәскәүдән киләләр. Икенче урында — Башкортстан (10%), өченчедә — Самар өлкәсе (6%).
• Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
• Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.
• Азатлык белән сөйләшкән туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG