Татарстанның кайбер районнарында укытучыларга зур кытлык күзәтелә. Аеруча математика, физика, урыс теле һәм чит телләрне укытырга кеше юк. Башлангыч сыйныф укытучылары да җитми. Бу хакта Татарстан мәгариф министрлыгына сылтанып "Бизнес Online" яза.
Укытучыларга булган ихтыяҗны югары һәм урта махсус белем бирү йортларын бетереп килүчеләр белән, шулай ук хезмәткәрләрне яңадан әзерләү ярдәмендә хәл итүләре әйтелә.
"Мәктәпләргә югары уку йортларының соңгы курсларында укучы студентлар җәлеп ителә. 2023 елда 800дән артык студент эшкә кергән, 2022 елда 500ләп студент эшләгән. 2023 елның 1 сентябреннән педагогика көллиятләренең чыгарылыш курсларында укучы студентларга да мәктәптә эшләү рөхсәт ителә", дип белдергәннәр республиканың мәгариф министрлыгында.
Югары уку йортларын бетереп килүчеләр яңа мәктәпләргә эшкә урнаша, чөнки бу мәктәпләр заманча җиһазландырылган дип искәртелә.
- Моңарчы Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде.
- Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.
- Татарстанда һәм Башкортстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр ике республикада да укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.
- Азатлык Башкортстанда һәм Татарстанда сугышка алынган укытучылар турында язган иде. Мәктәптә бердәнбер ир укытучы булуы яки атказанган укытучы булуы бернинди дә ташлама бирмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум