Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фаил Алсыновны "экстремистлар" исемлегенә керткәннәр


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Шул ук вакытта иртәгә, 17 гыйнварда, Баймак районы мәхкәмәсендә аңа хөкем карары чыгарылырга тиеш.

Росфинмониторинг Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә керткән.

Бу хактагы мәгълүмат бүген, 16 гыйнварда, оешманың сайтында чыкты һәм бу хакта шушы хакта яза торган Telegram-каналда да хәбәр ителде.

Кичә Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә Алсыновка ачылган җинаять эшен карау төгәлләнде. Аны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаеплиләр. Хөкем карарын исә иртәгә, 17 гыйнварда, игълан итәчәкләр.

  • Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты.
  • Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.
  • Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров үтенече белән ачтылар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә узды.
  • Дәүләт гаепләве Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сораган иде. Алсынов гаебен танымый.
  • Моңарчы Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков эшне караучы хөкемдар Элина Таһированы һәм бөтен хөкемдарлар корпусын хөкем процессыннан алу турында мөрәҗәгать тапшырды, шулай ук әлеге эшне карар өчен башка төбәк мәхкәмәсен билгеләүне сорады. Адвокат активист өстеннән әләк язган төбәк башлыгы Хәбиров Башкортстан хөкемдарларына басым ясарга мөмкин дип саный. Ләкин барлык мөрәҗәгатьләр кире кагылды.
  • 15 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновка карата хөкем карары чыгаруны 17 гыйнварга кичектерде.
  • Активистны якларга килгән халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны эштән алуны таләп итте. Русия Украинага каршы сугыш башлагннан бирле бу иң зур протест чарасы булды.
  • Мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасов сүзләренчә, бу вакыйга Башкортстан хакимияте өчен көтелмәгән хәл булган. Алар алга таба Мәскәү белән киңәшләшеп эшләячәк дип саный.
  • "Гаҗәпләнгән, кызган, ярсыган халык 17 гыйнварда тагын да күбрәк килергә мөмкин. Радий Хәбиров Фаил Алсыновка карата әләк язып зур хата ясады. Ул шул рәвешле халыкның ачуын чыгарды. Хәбиров бик акыллы кеше түгел. Ул хата өстендә хата ясый. Куштау вакыйгасы, һәркемне утыртырга тырышу, тыю, юк итү эше ахыр чиктә халыкның аңа каршы күтәрелүе белән тәмамланды", дип сөйләде ул.
  • Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG