Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Баймактагы каршылык чарасында 40 кеше җәрәхәтләнгән


Баймактагы митинг. 17 гыйнвар 2024
Баймактагы митинг. 17 гыйнвар 2024

Җәрәхәтләнүчеләрнең 18е - каршылык белдерүчеләр, 22се - полиция хезмәткәре. Баймакта каршылык белдерергә җыелган халыкны куып тарату өчен куәт оешмаларыннан 1072 хезмәткәр җәлеп ителгән диелә. Чыганаклар мәгълүматынча, аларны хәтта күрше төбәкләр - Чиләбе һәм Оренбур өлкәләреннән дә китергәннәр.

Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнгән. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.

Баймакта каршылык чарасы кичә, 17 гыйнварда мәхкәмә бинасы янында үтте. Кешеләр активист Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылыр алдыннан аңа теләктәшлек белдерергә килде. Күпмедер вакыттан соң җыелган халык белән куәт оешмалары вәкилләре арасында бәрелешләр башланды.

Baza чыганаклары мәгълүматынча, нигездә каршылык белдерүчеләр күз яше чыгара торган газ куллануга зарланган. 22 полиция хезмәткәре дә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән диелә. Беркемне дә хастаханәгә алып китмәүләре, ярдәмне урында күрсәтүләре әйтелә. Шулай ук митинг барышында ике автобуска зарар килгән, дип яза канал.

Җәрәхәтләнүчеләрнең саны турындагы мәгълүматны ASTRA Telegram-каналы да чыгарды. Канал хәбәрендә шулай ук 18 протест белдерүченең, 22 полиция хезмәткәренең яралануы әйтелде. Моннан тыш канал Баймакта каршылык белдерергә җыелган халыкны куып тарату өчен куәт оешмаларында эшләүче 1072 хезмәткәр җәлеп ителгән дип яза. Канал чыганаклары мәгълүматынча, аларны хәтта күрше төбәкләр - Чиләбе белән Оренбур өлкәләреннән дә китергәннәр.

Аларның 514е республика полициясендә, 224е - Росгвардиядә эшли диелә. "Әмма бу гына җитәрлек булмаган, җирле куәт оешмалары вәкилләренә ярдәмгә Магнитогорскидан - 100, Оренбурдан 50 ОМОН хезмәткәре чакыртылган. Шулай ук Русия буйлап 74 Росгвардия хезмәткәре җәлеп ителгән", диелә хәбәрдә.

  • 17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Шәһәргә машиналарны кертмәделәр. Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды. Төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше җыелган.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде. Кешеләр Алсыновның автозакка утыртып алып кителүен көтте, әмма ул чыгарылмады. Халык мәйданнан таралмады. Уфадан өстәмә ОМОН көчләре китерелде.
  • Автозаклар Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киткәч кенә халык тарала башлады.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачты.
  • Чит илгә китәргә мәҗбүр булган активист Руслан Габбасов Алсыновның хөкем карары турында фикерен әйтеп, хакимият бүген үзенә хөкем карары чыгарды дип әйтте. "Кызганыч, Башкортстан халкының өметләре акланмады, Фаил Алсыновка 4 ел төрмә карары чыгардылар. Хакимият курка. Хәбиров үзеннән күпкә дәрәҗәле булган Фаилне иректә калдырырга шүрләде. Хакимият үз-үзенә карар чыгырады, ул үзе дә тиздән мәхкәмә каршына басачак, шул вакыйгаларны ул үзе якынайтты", диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG