Русия президенты сайлавына намзәт булып баручы Борис Надеждин Казанда үз тарафдарлары белән очрашты. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аныңча, татар телен укытуда баланс табарга кирәк.
"Урыс мәктәбендә укучыларның күбесе бу (татар теле) безгә нәрсәгә кирәк дип әйтте. Монда таякны бер якка каеру булды. Икенче яктан, мин җитди сораулар күтәрүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен аңлыйм һәм хуплыйм. Беләсезме, төп проблем нидә — Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) урыс телендә генә тапшырылуында. Ата-аналар балалары карьера төзесен өчен югары уку йортында укуны тели. Әйе, Казан дәүләт университеты бар, ләкин кайберәүләр, әйтик, Мәскәүдә физика техник институтында белем алырга тели. Мин ул уку йортын тәмамладым һәм шунда белем бирдем. Анда укыту теле — урыс теле. Физика теориясеннән татар телендә дәреслек юк. Бәлки бардыр, ләкин мин бу хакта белмим. Бу икенче проблем. Монда балансны ничек табарга? Татарлар телләре саклануын һәм үсеш алуын тели, биредә яшәүче урыслар өчен татар грамматикасын белергә тиеш дип әйтү, ә ул башка мәдәният кешесе өчен гади грамматика түгел… Монда баланс табарга кирәк", диде ул.
Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык. Ул татарларның аерым европа халыкларыннан — словак, черногор милләтеннән дә зуррак булуын искәртте. Шул ук вакытта Татарстанда милли активистларның эзәрлекләнүен дә ассызыклады. Надеждин төбәкләргә күбрәк хокук бирелсә, мондый проблем булмас иде дип саный.
"Миңа калса, Путин хакимият вертикале белән артык мавыкты. Төбәкләргә, республикаларга гына түгел, күбрәк хокук бирергә кирәк. Әйтик, Мәскәү һәм Иваново өлкәсенә дә. Бу очракта мин бернинди проблем да күрмәс идем. Мәсәлән, Татарстан җитәкчесе президент дип аталса да. (алкышлар) Хәзер ул рәис булды һәм аны бертуган энесе (Рәис) белән бутый башладылар", диде ул.
Ахырдан ул "мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш", диде һәм зал аны алкышларга күмде.
- Русия президенты сайлавы 15-17 мартта узачак. Әлегә сайлау кампаниясендә 11 кеше катнаша. Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркаәсеннән бара. Бүгенгә ул сугышка каршы булучы бердән-бер намзәт. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъда итә.
- Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.
- 2023 елның 23 декабрендә Русия үзәк сайлау комиссиясе журналист Екатерина Дунцованы Русия президентын сайлауда катнашуга кертмәде. Ул да сугышны туктатырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә, демократик реформалар ясарга чакырган иде.
- 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
- "Медуза" мәгълүматынча, Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
- Путинның президент кампаниясенә туры китереп Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр уздырачаклары" да әйтелде.
- Шулай ук 2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак диелде. Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.
- Путин намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплап чыкты.
- Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум