Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда торак-коммуналь челтәрләрен яңарту өчен 230 млрд сум кирәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда коммуналь аварияләр ешайды.

Татарстанда торак-коммуналь челтәрләрен алыштыру өчен кимендә 230 миллиард сум акча кирәк. Бу республиканың еллык бюджетының яртысыннан күбрәге дигән сүз. Әлеге саннарны бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

— Бу мәсьәләне хәл итәр өчен кимендә 230 млрд сум кирәк. Моңа кадәр Чистайда авария булды, бүген — Казанда. Моңа җитди карау сорала. Федераль дәрәҗәдә дә активрак катнашырга, капиталь кертемнәр ясарга зур игътибар итәргә кирәк, — диде ул.

Аерым инвестиция програмнары көтеп тора ала, челтәрләрне ясау өстенлекле бурыч булырга тиеш, дип өстәде Миңнеханов.

"Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, бүген Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.

— Татарстанның зур шәһәрләрендә челтәрләрнең 50 проценттан артыгын алыштырырга кирәк. Казанда — 55%, Чаллы — 56%, Түбән Кама — 71%, Зәй — 51%, Бөгелмәдә — 60%. Гәрчә зур акчалар тотыла. Узган ел без 3,123 млрд сумга челтәрләрне, 1,7 млрдка — җылылык чыганакларын алыштырдык, — диде ул.

Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң төзелеш материаллары кыйммәтләнүен искәртте ул. Шуңа да финанслар артуга карамастан, челтәрләрне азрак алыштырганнар.

"Татэнерго" җитәкчесе Мәскәүдән күбрәк акча бүленергә тиеш дип саный. Мәсәлән, узган ел бюджеттан бары 800 млн сум бүленгән. Рәүзил Хаҗиев челтәр инфраструктурасын яңарту өчен дәүләт програмы төзергә чакырды.

Бүген Казанның Фатыйх Әмирхан проспектында су торбалары шартлады. Берничә йорт сусыз калды, урамда юл хәрәкәте туктатылды.

Узган атнада Чистайда да коммуналь авария булды. Шул сәбәпле шәһәрнең 9 районында су бетте. Соңгы ике атнада бу өченче авария.

  • Узган ел рәсмиләр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган дип белдерде.
  • 2022 елда Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады. Әмма федераль үзәк мондый мәсьәләләр белән мәшгуль түгел иде. Бу Метшинның Мәскәүгә беренче мөрәҗәгать итүе генә түгел.
  • Татарстан бюджетында коммуналь челтәрләрне хәл итү өчен тиешле финанслар каралмаганлыктан оешмалар кредитлар ала һәм Казан халкының кесәсенә керә. Шул сәбәпле 2022 елда Казанда суга бәяләр 13 процентка артты. Моны шәһәрдә су һәм канализация торбаларының таушалган булуы белән аңлаттылар. Яңа тарифлар торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны үз эченә ала диелде. Тарифлар 2024 елда да артачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG