Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы мәхкәмә Баймактагы протестларда катнашкан дүрт кешене 17 мартка кадәр сак астына алды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфадагы мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап Баймактагы протестларда катнашкан дүрт кешене 17 мартка кадәр сак астына алды. Бу хакта республика мәхкәмәләренең уртак матбугат үзәге хәбәр итә.

Совет районы мәхкәмәсе Азат Мирзин, Даян Вәлиев, Раят Дәүләтбаевны 212 маддәнең 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу), 318 маддәнең 1 өлеше (хакимият вәкиленә каршы көч куллану), ә Вилюр Карачуринны киңкүләм чуалышларда катнашуда гаепләде", диелә хәбәрдә.

Мәхкәмә утырышында активистлар үзләренә чыгарылган чикләү карары белән килешмәгән.

Кичә "Алга Башкортстан" телеграм каналы Башкортстанда протест чараларында катнашкан 30дан артык кеше тоткарлануы турында язды.

Шуларның берсе Дим Дәүләткилдин сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарланган. Элегрәк аның йортында тентү уздырганнар иде. Соңрак Дәүләткилдинга каршы җинаять эше ачылуы мәгълүм булды.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG