Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа көллияте студентын хәрби комиссариатны яндыру нияте өчен биш ел колониягә хөкем иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, янәсе ул "украин милли оешмасы идеологиясе тарафдары булган" һәм Аша шәһәрендәге хәрби комиссариантны яндырырга омтылган. 

Русиянең Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Чиләбе өлкәсендә яшәүче егетне теракт ясамакчы булу турындагы җинаять эшендә гаепле дип табып (Җинаять кодексының 30 маддәсе, 1 өлеше; 205 маддәсе, 1 өлеше), биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән.

Тикшерү фаразынча, янәсе ул "украин милли оешмасы идеологиясе тарафдары булган" һәм Чиләбедәге Аша шәһәрендәге хәрби комиссариантны яндырырга омтылган.

Хөкем ителүченең исемен атамыйлар. Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) төбәктәге идарәсендә "җинаять кылган чагында" ул әле балигъ булмаган дип искәртелә. "Московский комсомолец" исә егет - Уфадагы бер көллияттә белем алган, аңа 17 яшь дип яза.

Аны былтыр июньдә ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган. Bazа Telegram-каналы 5 июнь көнне Уфа көллиятләренең берсендә икенче курста укучы 17 яшьлек студент Герман К. Совет урамына килгән, янучан сыекча тутырылган шешәне Ашадагы хәрби комиссариатка аткан һәм качып киткән, дип җиткергән иде.

Сорау алган вакытта ул шешәне "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атый - ред.) каршылык белдереп ыргыттым дигән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Русия эчке эшләр министрлыгы белешмәләренчә, 2022 елның февраленнән 2023 елның гыйнварына кадәр хәрби комиссариатларга һәм "хакимиятнең башка оешмаларына" һөҗүм итүләр, ут төртүләрнең 220 очрагы теркәлгән. Куәт оешмалары вәкилләре хәрби комиссариатларга ут төртү турындагы эшләрнең 85 процентын ачыклаган, аларга катнашы булган 220 затның 15 е - балигъ түгел, дип ышандыралар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG