Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көчле кар яуганнан соң Татарстан шәһәрләре чүпкә баткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казанның төрле районнарында, шул исәптән Галактионов һәм Беломорская урамнарында да чүп контейнерларына таба кереп булмый. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, әмма файдасы булмаган.

Көчле кар явышыннан соң Татарстан шәһәрләре чүпкә баткан. Зур кар көртләре аркасында чүп ташый торган машиналар чүп савытлары урнашкан мәйданчыкларга керә алмый. Бу хакта "Татарстан24" хәбәр итә.

Казанның төрле районнарында, шул исәптән Галактионов һәм Беломорская урамнарында да чүп контейнерларына таба кереп булмый. Кайбер урыннарда күпкатлы йортларда яшәүчеләр чүп ташучы машиналарның эшен җиңеләйтү өчен үзләре карны чистартып караган, тик файдасы булмаган.

Четаев урамындагы хәл мисал итеп китерелә: анда чүпләр белән шыплап тулган контейнерлар янына килгәннән соң машина йөртүче вазгыятьне бәяләп караган да, кире китеп барган.

"Узган өч көндә шундый дүрт меңнән артык очрак теркәлде. Хәзерге вакытта һава торышы яхшыра, коммуналь хезмәтләр йортлар каршындагы юлларны чистарту эшләрен актив алып бара. Төбәк операторы да вазгыятьне контрольдә тота. Чүпләрне вакытында чыгару өчен җитәрлек техника бар. Әмма йортлар каршында юллар булмау сәбәпле чүп чыгаруда проблем тудырган аерым очраклар бар", дип белдергән Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте мөдире урынбасары Максим Ильин.

Кар нык яуган чакта чүп җыючылар барлык калдыкларның ниятләгәннән 52 процентын гына чыгара алган.

  • Шул ук вакытта кышын Казан кар астында калса, соңгы елларда язын "чүп коллапсы" дигән проблем барлыкка килде. Былтыр, мәсәлән, 15 марттан 18 апрельгә кадәр чүпне вакытында чыгармау турында "Халык контроле" порталына татарстаннардан 349 шикаять килгән. Казан шәһәрендә шикаятьләр саны бер елда 5 тапкырга үскән. Шул ук вакытта чүп чыгару өчен түләүләр даими арта, ә моның өчен җаваплы региональ оператор, коры яфрак, ботакларны без чыгарырга тиеш түгел, дип белдерә.
  • 2019 елда Русиядә "чүп реформасы" ясап, чүпне җыю һәм урнаштыру эшен төбәк операторларына йөкләделәр. Татарстанны ике зонага бүлдекләр. Көнбатыш зонага Казан һәм республиканың 21 районы керде. Көнчыгыш хонага - Чаллы һәм тагын 22 район. 2025 елга кадәр әйтик Татарстанның Көнбатыш зонасында калдыклар өчен 32 объект төзергә тиешләр иде. Әмма 2023 елга Казанның Химическая урамындагы полигонның бары тик икенче өлешен генә ачтылар.
  • Күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
  • Казан мэры чүпне киметү өчен шәһәр халкына пакетларны юып кабат кулланырга кушты. Илсур Метшин хәзерге вакытта чыккан чүпләрнең күләме — шәһәр өчен куркыныч һәм бу проблемны хәл итәргә кирәк дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG