Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентын сайлауны оештыру һәм уздыру аркасында Татарстанда бюджет дефициты артырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2024 елда Татарстанның бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә иде.

Татарстан Дәүләт шурасына Русиядә президент сайлавы уздыру белән бәйле бюджет дефицитын арттыру мөмкинлеген карый торган канун өлгесе кертелгән.

Документ бүген, 29 гыйнварда, республика парламентының рәсми порталында чыкты. Аны Дәүләт шурасының бюджет комитеты рәисе Леонид Якунин һәм аның урынбасары Камил Нугаев әзерләгән.

Канун өлгесенә ярашлы "2024 елда Татарстан Бюджет кодексының аерым низамнамәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм бюджетларны башкару үзенчәлекләрен билгеләү" турындагы республика канунына үзгәрешләр кертергә ниятләнәнә.

Шул рәвешле, Русия президентын сайлауга әзерләнгәндә һәм аны үткәргәндә Татарстанның бюджет дефициты һәм дәүләт бурычы күләме канун белән билгеләнгән чикләрдән артып та китәргә мөмкин.

  • 2024 елда Татарстанның бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә иде. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Берләштерелгән бюджет исә, 451,7 млрд сумга җитәчәк.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң республиканың дәүләт бурычы артты. Ике ел эчендә Татарстанның бурычы 24 процентка үсте.
  • Әмма бу соңгы чик түгел. 2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, геосәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итү турында канун кабул ителде.
  • "2023 ел Татарстан өчен начар ел булмады. 2024 ел андый ук яхшы ел булмаска мөмкин", дигән иде Азатлыкка Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов.
  • Әйтергә кирәк, керемнәр җитмәү сәбәпле, соңгы ике елда Татарстан үзендә инфраструктура проектларын федераль бюджет кредитлары алып тормышка ашыра башлады.
  • Шул ук вакытта Татарстан үз керемнәренең зур өлешен Мәскәүгә юлларга мәҗбүр. 2023 елга әлегә тулы саннар юк. Ел ахырында рәсмиләр республикада 1,35 трлн сум салым җыелыр дип көтте. Аның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк. Быел Мәскәүдән Татарстанга юлланачак федераль ярдәм кимер дип көтелә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG