Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда террорчыларга акча җыюда гаепләнеп хосусый сак оешмасы мөдире тоткарланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янәсе 2021 елда Турлан Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән. Бу җинаять эше нигезендә мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков та тоткарланган иде. Хәзергә ул шаһит булып бара.  Ә Хәлилов - бердәнбер шикләнелүче.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе "Иминлек өлкәсе" ("Сфера безопасности") хосусый сак оешмасы җитәкчесе Турлан Хәлиловны сак астына алган. Аны ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме - ред.) террорчы оешмасына акча җыюда шикләнеп тоткарлаганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Бу җинаять эше нигезендә 30 гыйнварда Казанда мөселман блогер Рәсүл Тәүдирәков тоткарланган иде. Хәзергә ул бу җинаять эшендә шаһит булып бара. Ә Хәлилов - бердәнбер шикләнелүче. Тикшерү фаразынча, 2021 елда Хәлилов һәм тагын берничә ачыкланмаган зат акча җыю оештырган һәм алар ИГИЛ хисапларына кимендә 144 мең сум акча күчергән.

"Бизнес Online" хәбәрчесе җиткерүенчә, Хәлилов өстеннән күрсәтмәләрне яшерен шаһитләр биргән. Бу эш материалларында шулай дип күрсәтелгән.

Басма язуынча, Хәлилов мәхкәмәдә "сез дөрес кешене тоткарламадыгыз" дип әйткән. Ул Казанда 2003 елдан бирле яшәвен, шул вакыттан бирле кул көрәшеннән ярышлар уздыруын, аларда катнашуын, тренер булуын сөйләгән. "Миндә тәрбияләнгән өч сугышчы "махсус хәрби операция"дә (Русиядә хакимиятләр Украинага һөҗүмне шулай атарга куша - ред.) һәлак булды. Патриотик рухлы кеше ничек террорчы була ала?", дигән ул. Шаһитлар күрсәтмәләрен Хәлилов сафсата дип атаган. Аны 22 мартка кадәр тикшерү изоляторына утыртканнар.

  • Рәсүл Тәүдирәковның адвокаты Руслан Нәгыев блогерның берничә ел элек чит илгә акча күчерүе турында сораулар туган, дигән иде. 30 гыйнварда аны 48 сәгатькә кадәр сак астына алдылар.
  • Рәсүл Тәүдирәков "Мулла из-за угла" телеграм-каналы алып бара. Ул мөселманнар тормышы, хәйрия эшләре турында яза, аларга карата хокук бозуларны күрсәтеп бара, Африка илләрендә коелар казып, кешеләрне су белән тәэмин итүдә ярдәм хәрәкәтендә катнашты.
  • Әлеге җинаять эше нигезендә Мәскәүдә һәм Казанда тентүләр узган дип белдерелде. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2021 елда Татарстаннан берничә кеше "төрек кураторларына" "Ислам дәүләтенә" ярдәм өчен акча җибәргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG