Башкортстанның Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова республика башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.
Ул Хәбировны хастаханәгә килеп, "берничә көн булса да ятып чыгарга" чакыра. Аның әйтүенчә монда диварлар җимерелә, тышкы яктан тәрәзәләр бозланып беткән, бинада бик салкын, җиһазлар иске. Видео авторы мондый шартларда Хәбировның үзен хуплатып концертлар оештыруын тәнкыйтьли.
"Бу концертка күпме акча тотылган иде!? Аның каравы сугышчыларыбызга һуманитар ярдәмне бөтен республика белән җыябыз. Республикада проблемнар бик күп. Концерт оештырганчы эшкә алыныгыз", дигән ул.
Кыз фикеренчә, концертка тотылган акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә биреп булыр иде, шулай булганда, Башкортстанда яшәүчеләр сайлауда бәлки Хәбиров өчен тавыш бирер иде.
Заманованың видеосын 99 меңнән артык интернет-кулланучы караган.
Шулай ук ул "7х7" басмасына фикер белдергән һәм яңа хастаханә төземәсәләр яки булганын сипләмәсәләр түрәләрне тынычлыкта калдырмыйм дигән. Башкортстан саклану министрлыгы әйтүенчә, капиталь төзекләндерү ниятләнелә, әмма министрлык вакытын атамый.
Моңарчы Хәбировны "яклау" концертын Башкортстанның "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин да тәнкыйтьләгән иде. Хәрәкәткә җылылык өчен түләүләрнең кыйбат булуына каршы чара уздырырга рөхсәт итмәделәр, коронавирус чикләүләре бар, диделәр.
"Бу ничек була соң әле! Әгәр республикада әле дә коронавирус пандемиясе икән, димәк, Хәбиров йогышлы чирне алга таба да тарату өчен, төбәкнең бөтен очыннан махсус рәвештә 50 мең кешене мәйданга җыйган, моны алар бер-берсенә чир йоктырып районнарына кайтып китсен өчен эшләгән буламы? Бу чарада бит социаль дистанция белән битлек кию тәртибе дә сакланмады, тере Хәбировны күрү шатлыгыннан кешеләр бер-берсе белән кочаклаша һәм үбешә дә башлады. Бу нәрсә була соң? Анна Казак (Башкортстанның баш санитар табибы - ред.) һәм аның Роспотребнадзоры кая карый?", дип фикер белдергән иде ул.
- Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. 26 гыйнварда Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырылды.
- Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренде. Мәсәлән "Осторожно новости" Telegram-каналына бер дәүләт хезмәткәре сөйләвенчә, хакимиятләр концертка халыкны мәҗбүриләп җыйган. "Районнан 150 кеше, шәһәрдән кимендә 1000 кеше таләп итәләр" дигән ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум