Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие басып алынган Луһански мәчетендә намаз үткәргән


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Баскынлыктагы Луһанскига сәфәре вакытында Татарстан мөфтие Луһански, Северодонецки һәм Татарстанга төзекләндерергә бирелгән Лисичански шәһәрләрендә булган диелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә басып алынган Луһански "халык республикасы"на барган. Алар анда һуманитар йөк илткән. Бу хакта Диния нәзарәте җиткерә.

Нәзарәт хәбәрендә әйтелгәнчә, Луһански юнәлешендәге бу хәрби бүлекчәдәге солдатларның 90 проценты - Татарстан ирләре. Хәрбиләргә аерым алганда ятьмәләр, компьютер техникасы, җылыткычлар, окоп бинокльләре, газ баллоннары, дарулар тапшырылуы әйтелә.

Фетнәчел Луһанскига сәфәре барышында Сәмигуллин Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин белән Луһански, Северодонецки һәм Татарстанга төзекләндерергә бирелгән Лисичански шәһәрләрендә булган. Русия Украинадан басып алган Луһанскиның Җәмигъ мәчетендә Татарстан мөфтие җомга намазы үткәргән диелә.

  • Татарстан мөфтие беренче көннәрдән үк Путин фәрманы белән Украинага башланган һөҗүмне хуплап чыкты. Ул инде моңарчы да баскынлыктагы җирләргә сәфәр кылган иде.
  • Әйтик былтыр ул Русия басып алган Мариуполь шәһәренә сәфәр вакытында Русия оккупациясеннән соң "Донецки халык республикасы"нда корылган яңа "мөфтият" рәисе Рәшит Брагин белән очрашты. Анда дини кадрлар әзерләү мәсьәләсе күтәрелде.

    "Җитәкчеләр әлеге төбәкләрдәге татарларны Татарстан мәдрәсәләренә укырга җибәрү турында килеште", дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

  • Русия басып алган Украина җирләрендәге мөселманнар тормышында Татарстан вәкилләре активлашты. Моңа кадәр Русия басып алган Украинаның Донецки өлкәсе дин әһелләрен Мәскәү ислам институтында һәм быел ачылачак Ростов ислам көллиятендә укыта башлаячаклар дип хәбәр ителгән иде.
  • Украина ягында мөселманнар кулына корал алып Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG