Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Мәскәүдәге Басов урамындагы мөселман үзәгенә каршы җинаять эше ачуны сораган. Бу хакта Тикшерү комитетының Мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Тикшерү комитеты язуынча, моңа кадәр мөселман җәмгыятенә каршы шикаятьләр кергән. Анда балалар бакчасы янында "канунсыз дини оешма эшләве" һәм һәрдаим мигрантлар җыелуы әйтелгән.
Мәскәү шәһәренең Басов урамындагы мөселман оешмасы 2014 елдан бирле эшли. Ул мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия Диния нәзарәте карамагындагы оешма. Мөфтият бу вакыйганы әлегә шәрехләмәде.
- 2023 елда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә мәчетләргә карата басым көчәйде. Узган елның 7 июлендә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде.
- Бер атнадан — 14 июльдә Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетендә тикшерү үтте. Хәтта ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты. Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.
- 20 октябрьдә Котельники бистәсендәге гыйбадәт йортында куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте.
- Соңрак Мәскәүнең Митино һәм Южное Бутово районнарындагы намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылды. Моңа Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы йогынты ясаган дип фаразлады мәхәллә җитәкчесе. Соңрак мәчетне кабат мөселманнар өчен ачтылар.
- Ноябрь башында Мәскәү өлкәсенең Дзержински шәһәрендәге мөселман үзәгендә җомга намазы вакытында бер кеше кулына гранатага охшаш әйбер тотып бәреп кергән. Имам җомга намазын өзәргә мәҗбүр булган. Мәхәллә халкы югалып калмаган, исерек ир-атны туктата алган, дип хәбәр ителде.
- 2023 елның 30 ноябрендә Русия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов сентарлар алдында чыгыш ясап, мәчетләрдә рейд уздыруны туктатырга чакырды.
- Шул ук вакытта Русия мөфтиятләре сугышны яклавын дәвам итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум