2023 ел башыннан бүгенгә кадәр Украина сугышында Русия гаскәрендә катнашып әсирлеккә төшкән 13 татарстанлы кире өенә кайта алган. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы утырышында Татарстанның Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская белдерде.
"Узган ел Русия саклану министрлыгы һәм федераль омбудсмен ярдәме белән әсирләрне алыштыру исемлегенә 8 якташыбызны кертеп, аларны кайтара алдык. Бүгенгә, 3нче һәм 29 гыйнварда, тагын 5 республика кешесе өйләренә кайта алды", диде ул.
2023 елда Кеше хокуклары вәкаләтле вәкиленә сугышчыларга бәйле 2 818 мөрәҗәгать кергән. Бу — вакытында түләүләр булмау, яраланып кайтканнан соң медицина комиссиясендә туган сораулар, хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм Украинада әсирлеккә төшкән хәрбиләрне алмаштыру мәсьәләләре.
Моңа кадәр Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде дип белдерде. Ул сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать итүен сөйләгән иде. Әмма рәсми хәбәрсез югалганнарның санын әйтә алмады.
2023 елның октябрендә "Алга" батальоны Бахмут янында тар-мар ителүе, "Шайтан" кушаматлы командир Тимур Абдрахмановның әсирлеккә алынуы хәбәр ителде.
- Соңгы тапкыр Русия белән Украина арасында әсирләрне алыштыру 8 февральдә узган иде. Ике яктан да 100шәр әсир үз өенә кайта алды.
- BBC язуынча, бүген Русиядәге колонияләрдә һәм тикшерү изоляторларында меңнәрчә сивил украин тотыла.
- Соңгы вакытта мобилизацияләнгән ирләрне сугыштан өйләренә кайтару хәрәкәте көчәя башлады. Бер ел элек сугышка алынган хәрбиләр әлегәчә фронта, аларны ялга гына кайтаралар. Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары моның белән килешергә теләми. Гаделлек юк, ник безнең ирләр генә хезмәт итә, аларны кайтарырга кирәк ди.
- Татарстанда әлегә протест кәефләре сизелми. Бары күптән түгел мобилизациягә эләгеп, 1234нче полкта сугыша торган Татарстан ирләрен туганнары фронт сызыгыннан кире тылга кайтаруны таләп иткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум