Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 ел башыннан Украинага әсир төшкән өч Башкортстан хәрбие өенә кайткан, ике сугышчы әсирлектә кала бирә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елда Башкортстанга Украинадагы сугышта әсир төшкән биш сугышчыны кайтарганнар (2023 елда — өч). Быел исә әсирлектән тагын өч сугышчы кайткан.

Башкортстанның кеше хокуклары вәкиле Михаил Закомалдин хәзерге вакытта республиканың ике хәрбие Украина кораллы көчләрендә әсирлектә дип белдергән. Бу хакта ул республика Корылтаенда сөйләде, дип җиткерә Mkset.

Закомалдин әйтүенчә, 2022 елда әсирлектән биш сугышчыны кайтарганнар, 2023 елда - өч. Быел исә әсирлектән тагын өч сугышчы кайткан.

"Мин үзем генә берни эшли алмыйм. Мөрәҗәгатьләрне Москалькова Татьяна Николай кызына (Русия кеше хокуклары вәкиле - ред.) юллыйм. Бу эш белән алар шөгыльләнә", дигән ул.

Аның аңлатуынча, Башкортстанның кеше хокуклары вәкиле идарәсе әсир төшкән яки хәбәрсез югалган хәрбиләрне әсирләр белән алмашу исемлегенә кертү өчен Мәскәүгә мөрәҗәгать җибәрә. Әгәр хәрбине бу исемлеккә вакытында кертеп булса, ул әсирләр белән алмашкан чакта кайтарыла. Кертеп булмаса аны кайтарып булмый, дигән Михаил Закомалдин. Хәзерге вакытта Украина әсирлегендә Башкортстаннан ике сугышчы кала бирә диелә.

  • Башкортстан ирләренең сугышта әсирлеккә төшүе турында беренче хәбәрләр әле 2022 елның март аенда ук ишетелә башлаган иде. Азатлык Украинадагы сугышта әсирлеккә төшкән Башкортстан егете Нияз Ахунов турында язды.
  • Аны башка хәрбиләр белән 2022 елның 4 февралендә Воронеж өлкәсенә хәрби күнегүләргә озатканнар, аннан Белгородка күчергәннәр, ә 24 февральдә Украинага җибәргәннәр. Ике көн юлда баргач Украина җирендә беренче бәрелешләрдән соң батальон командиры танкларны калдырып җәяү урманга качарга карар иткән. Батальондагы хәрбиләр урманда 4 тәүлек кая барырга белми йөргәннән соң, аның сүзләренчә, Сумы өлкәсендәге Ромны шәһәре янында урманнан чыгып украиннарга әсирлеккә бирелгәннәр. Алга таба ул Украина хәрбиләре ягыннан үзләренә яхшы мөнәсәбәт булуы, шунда ук ашатулары, кирәкле дарулар һәм коры кием бирүләре турында сөйләде.
  • "Бу — мәгънәсез сугыш, безне, чын сугышны күрмәгән "срочник"ларны да анда ташладылар. Күбебез аны алга таба да күрергә теләмидер дип өметләнәм", диде Нияз һәм Украинага корал белән бәреп кергән, шәһәрләрне бомбалаган өчен барлык Украина халкыннан гафу үтенде.
  • Соңгы тапкыр Русия белән Украина арасында әсирләрне алыштыру 8 февральдә узган иде. Ике яктан да 100шәр әсир үз өенә кайта алды.
  • Әсирләр алмашы вакытында Татарстан хәрбиләре дә кайтарыла. 2023 ел башыннан хәзерге вакытка кадәр Украина сугышында Русия гаскәрендә катнашып әсирлеккә төшкән 13 татарстанлы кире өенә кайта алган.
  • Моңа кадәр Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде дип белдерде. Ул сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать итүен сөйләгән иде. Әмма рәсми хәбәрсез югалганнарның санын әйтә алмады

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG