Уфада 67 яшендә озакка сузылган авырудан соң Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Васил Ханнанов вафат булган.
Васил Ханнанов 1956 елның 26 сентябрендә туган. 1979 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган. 1992нчы елдан "Чыңгызхан" рәссамнар иҗат берләшмәсе рәисе булды. 2023 елда Башкортстан халык рәссамы исеме бирелде.
Васил Ханнанов сынлы сәнгать, граифка (акварель, офорт, тукымага басу), ассамбляж өлкәсендә эшли. Эшен реалист буларак башлый. Соңрак агачта бизәү, тукыма аппликацияләр, инсталляцияләр һәм башка өлкәләрдә үзен күрсәтә. Шулай ук аның ислам һәм төрки мәдәниятенә багышланган картиналары бар.
Аның хезмәтләре Уфа, Казан шәһәрләрендә шулай ук чит илдә, Төркиянең Истанбул, АКШның Джерси-Сити шәһәрләрендә саклана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум