Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда узучы "Киләчәк уеннары" Татарстанга нәрсә бирә?


"Киләчәк уеннары" ачылышы. Казан, 21 февраль
"Киләчәк уеннары" ачылышы. Казан, 21 февраль

Казанда "Киләчәк уеннары" уза. Аның ачылышына БДБ илләре башлыклары, Русия президенты Владимир Путин килде. Ярышларда АКШ, Канада, Европа берлеге илләре дә бар. Латвия уеннарда катнашкан латыш хоккейчыларының лицензиясен туктатты.

Казанда "Киләчәк уеннары" мультиспорт турниры дәвам итә. Бу, Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанда оештырылган беренче зур халыкара чара. Турнирда 107 илдән вәкилләр катнашуы хәбәр ителде. Ачылышка Русия президенты Владимир Путин һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) башлыклары җыелды. Ярышлар сәясиләштерелде, аның кысаларында Путин сайлау кампаниясен алып барды, үзәккә кабат сугыш темасы килеп керде. Бу чара Татарстанга нәрсә бирә? Азатлык Радиосы "Киләчәк уеннары"на, Путинның Казан сәфәренә күзәтү ясады һәм сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште.

"Киләчәк уеннары" бу нинди спорт?

"Киләчәк уеннары" — халыкара мультиспорт турниры. Ул 21 февраль - 3 март көннәрендә уза. Аның нигезендә фигитал (physical (физик) һәм digital (дигитал) спорт төрләрендә ярышу) спорт уеннары ята. Бу — классик спорт, киберспорт яки VR/AR-технологияне берләштерүче турнир. Анда 21 төрле спорт төрендә ярышалар. Бер мәйданда геймерлар, киберспортчылар, робот техникасы, виртуаль чынбарлык һәм ясалма интеллект өлкәсендә уенчылар катнаша.

Фигитал спорт — ике өлешкә бүленгән спорт төре. Башта спортчылар физик яктан көндәшләре белән очраша. Аннары шул такымнар компьютер уенында көч сынаша. Әйтик, фигитал-футбол очрагында уенчылар иң элек мини-футболда уйный, шуннан соң дигитал рәвештә ярыша. Җиңүчене ике уенда тупланган очколарны санап ачыклыйлар.

"Киләчәк уеннары"н оештыру идеясе белән Русия хөкүмәте чыкты. 2021 елның сентябрендә Русия спорт министрлыгы оештыру комитеты оештырды. Турнирда бүләкләү фонды 10 млн доллар тәшкил итә. Иң күбе фигитал-футболчыларга һәм фигитал-баскетболчыларга тотылачак. Һәммәсенә 1,25 млн доллар бирү каралган.

Оештыручылар мондый турнир дөньяда беренче тапкыр үткәрелә дип белдерә. Шул ук вакытта фигитал спорт Халыкара олимпия уеннары һәм Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) тарафыннан танылмаган.

БДБ илләре башлыклары һәм Путин Казанга килде

"Киләчәк уеннары"ның рәсми ачылышы 21 февральдә үтте. Kazan Expo күргәзмә үзәгендә үткән тамашада Русия президенты Владимир Путин, Беларус президенты Александр Лукашенка, Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеёв, Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон, Кыргызстан президенты Садыр Җапаров катнашты. Аларның һәрберсе иң элек үз телендә чыгыш ясады һәм Путинга рәхмәт сүзләре җиткерде. Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Лукашенка һәм Рахмон белән аерым очрашу үткәрде.

Спорт турнирын Русия хакимияте башыннан ук сәясиләштерүе күренде. Путин бу турнирны "сәясәттән, һәртөрле дискриминациядән һәм ике төрле стандартлардан азат булган" чара дип атады һәм Русия "дөнья спорт гаиләсенә биргән бүләге" дип игълан итте.

Турнирның Татарстанда узуын ул "эчтәлегенә, рухына туры килүе" белән аңлатты. Республикада күпмилләтле халык яшәвен, аларның бабалары мирасын саклавы турында әйтте.

АКШ һәм Европа такымнары ничек катнаша алды?

Казанда узучы турнирда 107 илдән 277 такым килүе хәбәр ителде. Украина сугышы сәбәпле Русиягә карата санкцияләр кертелүенә карамастан, "Киләчәк уеннары"на Европа берлеге илләреннән, АКШ, Канада, Австралия кебек дәүләтләрдән дә вәкилләр килде.

Ни өчен Русия "дустанә булмаган илләр"дән уенчыларны Казанда җыйды? Эш шунда, фигитал-спорт — Халыкара олимпия комитеты тарафыннан танылган спорт ярышы түгел. Ул Дөнья допингка каршы агентлыгы (WADA) кодексына буйсынмый. Шуңа да катнашучыларга ниндидер чаралар күрелмәскә мөмкин.

Әмма озак көттермәде. Латвия хоккей федерациясе Казандагы ярышта катнашкан өчен үз хоккейчыларының лицензиясен вакытлыча туктатып торуы турында хәбәр итте. "Киләчәк уеннары"нда фигитал-хоккей ярышында Baltic Select такымында 11 латыш уенчысы катнашты. Аларга карата җинаять эше ачу ихтималы да карала.

Компьютер уеннары дөньяда популяр уеннардан санала. "Киләчәк уеннары" бүген никадәр популяр? Турнирның YouTube каналында видеолар һәм трансляцияләр зур саннар җыймавы күренә. Әйтик, 23 февральнең кичендә ике трансляция генә 100 меңнән артык карау җыйган иде. Гади видеолар бер мең тирәсендә генә каралган.

Сер түгел, Татарстан өчен дөньякүләм чаралар үткәрү республиканы таныту һәм Мәскәүдән өстәмә федераль ярдәм алу өчен эшләнә иде. Моңа Казанның меңъеллыгы, Универсиада, су спортыннан һәм футболдан дөнья беренчелеге мисалын китерергә була. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанның дөнья чаралары уздыру мөмкинлеге юкка чыкты диярлек. 2023 елда Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары узарга тиеш иде. Украина сугышы сәбәпле, 2022 елның мартында Special Olympics International ярышларның Казанда узмаячагын белдерде.

"Киләчәк уеннары" турнирын әзерләүгә һәм үткәрүгә федераль бюджеттан 5,2 млрд сум тотылды. Моннан тыш, иганәчеләр дә үз өлешен бүлеп биргән.

"Автократларны чакыру ирекле булмаган илләр рәтенә керү"

Сәясәт белгече Руслан Айсин бу турнир белән дөньяда Татарстанның абруен артуына шикләнә.

— Бер яктан, бу Татарстанның БДБ илләре янында гына абруен күтәрә. Татарстанга килгән Лукашенка, Рахмон демократия дөньясы өчен — ачыктан-ачык җинаятьчеләр, автократлар. Аларның Казанга килүе тискәре төсмер бирә, минемчә. Татарстан 2013 елда Универсиаданы югары дәрәҗәдә оештырды. Хәзерге вакытта демократия булмаган илләрне кабул итеп, алар өчен мәйдан тудыру — татар халкы өчен яхшы күрсәткеч түгел. Без бу автократлар чакырып ирекле булмаган илләр белән бер рәттә булуыбызны күрсәттек.

Икенче яктан, бу — Мәскәүнең Татарстанны үзенә ныграк туплау. Путинның килүе, аның Миңнехановка боерыклар бирүе — болар барысы да Мәскәүнең Татарстан белән турыдан-туры идарә итүен күрсәтә. Турнирның Казанда узуына Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллинның лоббистик көчләре этәргәндер дип уйлыйм. Бу бит акча. Аны аерым төркемнәр, түрәләр бүлешә. Шуңа күрә бу — ришвәтче чара да. Күпме акча килгәнен, аның күпме өлеше проектка китүен казып чыгарып булмый. Казый башласаң, җинаять эше ачарга туры килә.

БДБ илләре башлыкларының ачылыш тантанасында үз туган телендә сәламләвенә килгәндә, бу "Киләчәк уеннары"н дөнья күләмендә үткәрелүе, төрле телләрдә сөйләшүләрен күрсәтү өчен эшләнде. Әмма турнир татар телендә алып барылмады. Әле Универсиадада татар теле яңгыраган иде. Бу очракта халыклар дуслыгы булуын, алар барысы да Путинны, аның сәясәтен хуплавын күрсәтер өчен оештырылды, — диде Айсин.

Шәймиев исемен йөрткән очкыч ракетлары украиннар өстенә төшәчәк

"Киләчәк уеннары"на килгән Владимир Путин Казанда ике көнгә калды. Бу сәфәре вакытында ул Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде. Казан авиация заводында исә Русия башлыгы Ту-160М хәрби очкычына Миңтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте.

— Ту-160Мга Шәймиев исемен бирү турыдан-туры сугыш белән бәйле, — ди Руслан Айсин. — Димәк, Шәймиев исемен йөрткән бу очкычның ракетлары Украинага, украиннар башына төшәчәк. Ул җитди символик мәгънәгә ия. Татарлар да бу сугышта катнаша, алай гына түгел, Татарстанның беренче президенты, республиканы суверен дәүләт дип игълан итүче, аны дөньяга танытучы исеменнән бомбалар, ракетлар атылачак. Минемчә, Путин моны махсус эшләде. Ул татарлар да урыс дөньясында торырга тиеш дип саный. Путин болай гына бернәрсә дә эшләми. Аның бөтен зиһене шул сугыш белән бәйле. Ул Украинаны юк итү белән яши. Сайлау кампаниясе дә формаль төстә бара. Аның принципаль нәтиҗәсе инде билгеле. Шуңа күрә Казанда Русиянең хәрби, сәяси, икътисади яктан көчле, дәртле булуын күрсәтергә тырыштылар. Хәзер Татарстан да бу сәяси проектта актив катнаша. Бу зур борчу уята.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG