Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә татарлар белән украиннар Украина сугышының ике еллыгын искә алды


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев дөнья җәмәгатьчелеген Путинга каршы коалиция булдырырга чакырды.

24 февральдә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ике ел тулу уңаеннан Төркиянең Анталия шәһәрендә митинг булды. Аны украиннар диаспорасы башлыгы Дмитро Бибик оештырды. Җыенда татарлар исеменнән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыгыш ясады.

Аныңча, бүген Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) һәм дөнья җәмәгатьчелеге сугышны туктату өчен тиешенчә гамәлләр кылмый. Зәкиев җинаятьчел сугыш алып барган Русияне туктату уңаеннан өч тәкъдим җиткерде. Ул аны митингның резолюциясенә кертергә тәкъдим итте.

"Без дөньяның әйдәп баручы илләреннән Путинга каршы коалиция булдырырга тәкъдим итәбез. Моны Һитлерга каршы коалиция кебек эшләргә кирәк", диде ул һәм БМО секретаренә, АКШ, Бөекбритания, Германия, Франция һәм башка ил җитәкчеләрнә мөрәҗәгать итте.

Зәкиев Русияне БМОдан чыгарырга, БМОның барлык әгъзаларыннан Русиядән нефть, газ сатып алуны тулысынча туктатырга, параллель импорт аша Русиягә ярдәм итүче илләргә җитди санкцияләр кертергә чакырды.

Русиянең Украинада сугыш башлавына 24 февральдә ике ел булды. Башта сугышта контрактчылар катнашты, берничә айдан республикаларда ихтыяри батальоннар төзелә башлады. 2022 елның сентябрендә мобилизация игълан ителде. Һәлак булучыларның санын хакимиятләр яшерә, шулай да аларны җирләүне район-шәһәр җитәкчелеге зурлап уздыра һәм бу хакта җирле матбугат чаралары яки төрле пабликлар яза. Азатлык Радиосы шул кешеләрне бер исемлеккә туплап бара.

Безнең саннарга караганда, Татарстаннан бу сугышта кимендә 1134 кеше, Башкортстаннан кимендә 1561 кеше һәлак булган. Ике ел барган сугышта ике республикадан ким дигәндә 2695 кеше үлгән.

2023 елның 26 апрельдә БМОның Баш ассамблеясе Русияне агрессор дип атаган резолюция кабул итте. Документны 122 ил хуплады. Алар арасында моңа кадәр тыелып килгән Кытай, Русия дус дип саный торган башка кайбер илләр дә бар, әйтик Казакъстан һәм Әрмәнстан, шулай ук Һиндстан һәм Бразилия дә. Документта Русия моңа кадәр Грузиягә, аннан соң Украинага каршы агрессиясен күрсәткәч, Европа каршында "моңарчы күрелмәгән куркынычлар" торуы әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG