Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшьләр өчен "тиз танышу кичәләре" үткәрмәкчеләр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина бу тәкъдимне "бездә өйләнешүчеләрнең уртача яше үсә бара", дип аңлата. Аның әйтүенчә Казанда бу 28-30 яшь. "Безнең өчен бу проблем", дигән җитәкче һәм яшь гаиләләрдә балалар тууы да кичегә дигән. 

Татарстанда түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Казанның ЗАГС идарәсе "шәһәрнең иң кызыклы урыннарында" — китапханәләрдә, паркларда һәм кафеда "тиз танышу кичәләре" үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина бу тәкъдимне "бездә өйләнешүчеләрнең уртача яше үсә бара", дип аңлата. Аның әйтүенчә Казанда бу 28-30 яшь. "Безнең өчен бу проблем", дигән җитәкче һәм яшь гаиләләрдә балалар тууы да кичегә дигән.

"Әгәр яшьләр югары уку йортында, техникумда, көллияттә укып икенче яртысын таба алмаган икән, соңыннан аларга танышу шактый авыр була. Һәм онлайн танышулар башлана — бу бик үк дөрес түгел", дигән түрә.

Ул әлеге мәсьәлә турында Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы һәм иҗтимагый оешмалар белән фикер алышырга ккирәк дигән.

  • Шул ук вакытта Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертеләчәге хәбәр ителгән иде.
  • 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
  • Татарстанда бала табу кими. Соңгы сигез елда республикада туучылар саны 35,5 процентка төшкән.
  • КҮптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG