Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Франциядәге илчесенә Азат Мифтаховны эзәрлекләүне туктатуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Элегрәк, Франция, Германия һәм Бразилия сәясәтчеләре Мифтаховны азат итәргә өндәгән хатны имзалады.

Азат Мифтаховны яклаучы Solidarite FreAzat берләшмәсе, яшь галимне эзәрлекләүдән туктауны сорап, Франциядәге Русия һәм БРИКС илләре илчелегенә хат язган. Бу хакта DOXA басмасы яза.

Solidarite FreéAzat рәисе Мари-Лаэтиция Гаррик Русия илчесе Алексей Мешковтан "Азатны тулысынча азат итүне тәэмин итү" өчен Русия хакимиятенә мөрәҗәгать итүен сораган.

"Бөтен дөньядан килгән хатларда булган үтенечне Русия хакимиятенә тапшырсагыз, мин рәхмәтле булыр идем: математика белән шөгыльләнүен ирекле рәвештә дәвам итә алсын өчен, без Азат Мифтаховка каршы мәхкәмәләрне туктатуны сорыйбыз", ди ул.

Элегрәк, Франция, Германия һәм Бразилия сәясәтчеләре Мифтаховны азат итәргә өндәгән хатны имзалады. Ә Франциянең сул партияләре һәм хокук яклау оешмалары вәкилләре, илчегә сораулар бирү өчен, Париждагы Русия илчелегенә килде.

Мари-Лаэтиция Гаррик сүзләренчә, Мифтахов эшенең сәяси характерда булуын Бразилиянең Le Monde Diplomatique газетасы һәм Франциянең Me diapart басмасы язып чыкты. Берләшмә рәисе дөнья математика җәмгыятенең теләктәшлеге турында да искә ала.

Күптән түгел, математикка теләктәшлек белдереп, Африка, Океания, Америка, Азия һәм Европа илләреннән килгән меңнән артык хат Мифтахов утырган Екатеринбур тикшерү изоляторына җибәрелде.

Solidarite FreAzat хаты шулай ук Русиянең ФСБ, ФСИН, Тикшерү комитеты, Дәүләт Думасы, Кеше хокуклары шурасы, кеше хокуклары омбудсмены, баш прокурор, эчке һәм тышкы эшләр министрларына юлланган.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG