Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт архивы Фәүзия Бәйрәмованың шәхси архивын тапшыруны тәкъдим итү чарасын үткәрүдән баш тарткан


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Ул милли хәрәкәткә бәйле 3 мең данә документ тапшырган.

Бу атнада Татарстан дәүләт архивында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың шәхси архивын тапшыруны тәкъдим итү һәм шул уңайдан түгәрәк өстәл узарга тиеш булган, ләкин чараны үткәрүне кинәт билгесез вакытка күчергәннәр, дип яза "БИЗНЕС Online".

Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, бу чараны инде икенче тапкыр боралар. Моны ул хакимиятнең үзен "сыйнфый дошман буларак күрүе" белән бәйләп аңлата.

"Мин архивка милли хәрәкәт тарихына бәйле 3 мең данәдә беренчел чыганак булган документ тапшырдым, шуларның 1 меңен гомерлеккә саклауга алып куйдылар. Анда милли хәрәкәт тарихының кыйммәтле материаллары бар. Алар кабул итте, минем фондны ачты, ләкин тәкъдим итүне күчерде. Мин алдан ук кабул итәрләр, ләкин тәкъдим итү чарасын үткәрергә ашыкмаслар дип уйладым", дип сөйләгән ул.

Фәүзия Бәйрәмова сөйләвенчә, соңгы вакытта аны Татарстанда зур җыеннарга кертмәскә тырышалар. Бу атнада Казанда узган эшмәкәрләр җыенына, Дөнья татар конгрессы чараларына чакырмыйлар, дигән ул.

Татарстан дәүләт архивында бу хәлне сәясәт белән бәйләп аңлатмый. Алар язучы һәм җәмәгать эшлеклесенең архивын тәкъдим итү чарасы Архив көне һәм хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлау вакытына туры килү сәбәпле кичектерелүен әйткән. Янәсе, архив бинасында буш заллар калмаган.

  • Фәүзия Бәйрәмова — тарихчы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Азатлык укучылары сайлаган 2022 ел шәхесе.
  • 1990 еллар башында татар милли хәрәкәт лидерларының берсе булды, 1990-1995 елларда Татарстан парламенты депутаты итеп сайланды. 1991 елның 27 маенда Татарстан бәйсезлеген яклап сәяси ачлык тотты.
  • Соңгы елларда җәмәгать эшлеклесе карашлары һәм язмалары өчен хокук саклау оешмалары тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде.
  • 2010 елда Чаллы мәхкәмәсе аны Милли мәҗлеснең БМОга һәм дөнья илләренә Татарстан дәүләт суверенлыгын тану турында мөрәҗәгатен тарату өчен милләтара низаг чыгаруда гаепләп, 1 елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2014 елда мәхкәмә Бәйрәмованы социаль челтәрләрдә Кырымга бәйле язмалары өчен янә милләтара низаг чыгаруда гаепләде, аны бер елга шартлы рәвештә хөкем итте.
  • 2022 елның 2 августында Дөнья татар конгрессы Корылтайда Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Фәүзия Бәйрәмованың "Бу резолюция өчен тавыш бирергә ярамый!" дигән тавышы ишетелде. Язучы протест йөзеннән залдан чыгып китте.
  • 2023 елның февралендә Чаллы мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмасы өчен 80 мең сум штраф салды. Ул анда "Русия өчен түгел, татар дәүләте өчен көрәшергә кирәк" дип язган булган.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG