Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Украинадагы сугыштан 97 кеше гарипләнеп кайткан, чынлыкта аларның саны күбрәк булуы искәртелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Инвалидлык алган кешеләрнең саны хәзерге вакытта фронтта чынлыкта ничә кешенең авыр яралануын күрсәтми, чөнки инвалидлык алу өчен берничә ай кирәк.

Башкортстанда Украинадагы сугыштан 97 хәрби гарипләнеп кайткан. Бу хакта республика Корылтаеның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында Башкортстан хезмәт министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова әйтте, дип яза "Коммерсантъ".

Шул ук вакытта "Ватанны саклаучылар" ("Защитники Отечества") фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Көлсарина чынлыкта инвалидлар күбрәк, әмма аларның бөтенесе дә документларын рәсмиләштереп бетерергә җитешмәде, дигән. Башкортстанда хәрби-табиб комиссиясе булмаганга, "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне хакимиятләр шулай атый) ветераннары бу комиссияне башка төбәкләрдә үтәргә мәҗбүр, диелә.

  • Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә акча салганда сугышта яраланган һәм гарипләнеп калганнарның гаиләләренә ярдәм өчен, шулай ук һәлак булучыларның коммпенсациясе өчен 16 миллиард сумнан артык акча бүлгән иде.
  • Былтыр март аенда "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте Комитеты" мөрәҗәгать чыгарды. "Безнең Башкортстан республикасы, Мәскәүнең хокуксыз колониясе булып, Украинага каршы бу рәхимсез агрессиядә катнашырга мәҗбүр. Рәсми мәгълүматларга караганда гына да, безнең республикадан бу сугышта 500дән артык ир-ат үлгән, һәм тагын да күбрәге җәрәхәтләнгән һәм гарипләнгән", диелә мөрәҗәгатьтә.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышу һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1656 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG