Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 2023 елда Русиядә ир-ат инвалидларның саны иң югары күрсәткечләргә җиткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 ел ахырына Русиядә 31-59 яшьләрдә ике миллионнан артык инвалид ир яшәгән. Бу 2002 ел белән чагыштырганда 507 мең кешегә күбрәк. Соңгы сигез елда инвалид ирләрнең саны бу дәрәҗәдә артканы булмаган. 

Узган ел Русиядә 31-59 яшьлек ирләр арасында соңгы сигез ел эчендә иң күп санда инвалидлар теркәлгән. Бу хакта Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды белешмәләрен анализлап "Вёрстка" басмасы җиткерә.

Әлеге белешмәләргә күрә, 2023 ел ахырына Русиядә 31-59 яшьләрдә 2,17 миллион инвалид ир яшәгән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 507 мең кешегә күбрәк, ул чакта аларның саны 1,67 млн булган. Соңгы сигез ел эчендә инвалид ирләрнең саны бу дәрәҗәдә артканы булмаган.

Шулай ук 2023 елда 18-30 яшьлек егетләр арасында инвалидлык алучылар да нык арткан, андыйлар 290 мең кеше булган. Бу саннарны 2022 елның күрсәткечләре белән чагыштырып булмый, чөнки 2022 ел белешмәләрен Росстат яшергән.

Белгечләр фаразлавынча, Русиядә инвалид ирләрнең саны артуы Украинадагы сугыш белән бәйле, әмма алар фикеренчә, бу бердәнбер сәбәп булып тора дигән сүз түгел. Демограф Алексей Ракша әйтүенчә, Русиядә нәкъ менә сугыштан имгәнеп кайткан инвалидларның саны "дистәләгән, ә бәлки йөзләгән мең" булырга мөмкин.

  • Күптән түгел Башкортстанга Украинадагы сугыштан 97 кеше гарипләнеп кайтуы хәбәр ителгән иде. Шул ук вакытта "Ватанны саклаучылар" ("Защитники Отечества") фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Көлсарина чынлыкта инвалидлар күбрәк, әмма аларның бөтенесе дә документларын рәсмиләштереп бетерергә җитешмәде, дигән. Башкортстанда хәрби-табиб комиссиясе булмаганга, "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне хакимиятләр шулай атый) ветераннары бу комиссияне башка төбәкләрдә үтәргә мәҗбүр, диелә.
  • Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә акча салганда сугышта яраланган һәм гарипләнеп калганнарның гаиләләренә ярдәм өчен, шулай ук һәлак булучыларның коммпенсациясе өчен 16 миллиард сумнан артык акча бүлгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG