Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәннәр академиясе вице-президенты: 5-8 елдан милли кадрлар җитмәскә мөмкин


Бүген яшьләрне татар теле һәм тарих юнәлешендә аспирантурага җәлеп итү проблемга әйләнгән.

Татарстанда милли кадрлар әзерләү кыенлашуы сизелә. Бу мәсьәләне бүген Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Дәүләт шурасының мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты белән Фәннәр академиясенең уртак утырышында күтәрде.

Аның сүзләренчә, татар тел белгечләре һәм тарихчылар әзерләүдә проблем кискенләшкән.

"Сер түгел, соңгы 20 елда Русия төбәкләрендә татар филологиясе һәм тарих юнәлешендә кадрлар әзерләнде. Хәзер бу бүлекләр ябыла. Уку йортларында һәм аспирантурада яшь студентлар белән тәэмин итү бетеп бара. Бүген яшьләрне филология, тарих юнәлешендә аспирантурага җәлеп итү проблемга әйләнә. Шуны исәпкә алганда, инде 5-8 елдан бүген пенсия яшендә эшләүчеләрне алмаштырырга урта буын калмаячак", диде ул.

Тимерханов өстәмә чаралар күрергә, милли кадрларга стимул тудырырга, бәйгеләр үткәрергә чакырды.

"Технологик бум вакытында безгә һуманитар фәннәр мәнфәгатен яклау кыенлаша", диде ул.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов аспирантурада белем алучы милли кадрларга өстенлек бирергә чакырды. Ул бу өлкәдә анализ ясалачагын әйтте. Киләчәктә мәсьәләне финанс яктан хәл итәргә кирәк диде.

Моңа кадәр тел галиме Айнур Тимерханов татар телен консервацияләп калу кирәк дип белдергән иде.

• Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.

• Галим, укытучы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов Азатлыкка сөйләгәнчә, татар әдәбияты, татар фәне белән кызыксынучы һәм аңа хезмәт итәргә әзер яшьләр саны азайганнан-азая бара. Мисал өчен, 2020 елда Галимҗан Ибраһимов институтының ул җитәкләгән әдәбият бүлегенә аспирантурага бер генә кеше дә кермәгән.

• Элегрәк Казан архитектура һәм төзелеш университеты (КДАТУ) галиме Рәшит Шакирҗанов (1949-2021) Азатлыкка югары уку йортларында татарча укытуга җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның бетүен, хакимияттән бернинди ярдәм һәм финанс булмавын сөйләгән иде.

• Быелның 15 февралендә Казан федераль университеты ректорының беренче урынбасары Дмитрий Таюрский уку йортында милли кадрлар әзерләүдә проблемнар булмавын әйтте.

• 2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Аерым алганда, татар телен барлыгы – 2 351 укучы сайлады. 2023 елда Татарстанда 11нче сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырган. Казан укучысы Ихтыяр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG