Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Украина куәт оешмалары Татарстан белән кызыксына


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Ул яшьләрне террорчылык кылырга чакырулар башланды дип тә белдерде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украина куәт структураларының республикага игътибарын арттырды дип белдерде. Бу хакта ул террорчылыкка каршы комиссия утырышында әйтте. Очрашуда хакимият вәкилләре, тимер юл һәм транспорт хуҗалыклары башлыклары катнашкан.

Аныңча, хәзерге вакытта Украина куәт структуралары Русиянең, шул исәптән Татарстанның транспорт инфраструктураларына һәм сәнәгать оешмаларына зур кызыксынуын күрсәтә.

"Шуны исәпкә алырга кирәк, террорчылык гамәлен кылу өчен Интернетта яшьләрне актив ялларга тырышу бара", диде ул.

Миңнеханов Татарстандагы транспорт һәм юл хуҗалыгы инфраструктураларының террорчылыкка каршы ни кадәр сакланган булуын өйрәнергә кушты.

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте. Барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Соңгы мәгълүматларга күрә, һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган.

Шул ук вакытта медиа дроннар һөҗүм иткәндә тулай торакта булган студентларга 100 мең сумга кадәр компенсация акчасы биргәннәр дип язды.

Дроннар һөҗүменнән соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы һәр оешмага үзләренә сакланырга кушты. Ракеттан саклану чаралары эшләр дип көтеп торырга кирәкми, аның башка бурычлары бар, диде ул.

"Idel.Реалии" белән әңгәмәсендә Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип әйтте.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG