Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйнвар аенда Татарстан оешмаларында хезмәт хакы 22,5 процентка кимегән


Иң күбе файдалы казылмалар табу өлкәсендә эшләүчеләрнең кереме кимегән.

Гыйнвар аенда Татарстан оешмаларында, эшмәкәрлектә хезмәт хакы 63,4 мең сум тәшкил иткән. Бу 2023 елның декабреннән 22,5 процентка азрак. Әлеге саннар Татарстанстат хисабында хәбәр ителә.

Сүз икътисад өлкәсендәге оешмаларда, эшмәкәрлектә эшләүчеләрнең хезмәт хакы турында бара. 2023 елның декабрендә ул 81,9 сум тәшкил иткән.

Хезмәт хакы иң күбе файдалы казылмалар табу өлкәсендә кимегән. Бер айда хезмәткәрләр 39,3 мең сум югалткан. Бу өлкәдә эшләүчеләр иң югары хезмәт хакы алып эшли — 101,5 мең сум.

Эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре кереме — 10,8 меңгә (гыйнварда хезмәт хакы 80,4 мең сум тәшкил иткән), мәгълүмат һәм элемтә — 24,2 (101,2 мең сум), авыл һәм урман хуҗалыгы — 5,9 (44,8 мең сум), сәүдә һәм машина төзәтү өлкәсе - 3,3 мең (53,2 мең сум) сумга азайган.

Моңа кадәр Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова 2023 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 59 мең сумнан артып китте дип белдергән иде.

Шул ук вакытта Татарстанда кадрлар җитми. Зарипова сүзләренчә, эш бирүчеләр 49 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Бер эшсезгә 12 вакансия туры килә.

  • Икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов 2024 елда хезмәт хакы узган елдагы кебек артмаячак, чөнки аның чиге бар, дип Азатлыкка сөйләде. Аныңча, хезмәт хакының артуы хәрби җитештерүнең үсеше белән бәйле. Нәкъ шушы өлкәдә кадрлар кытлыгы сизелә. Бүген Казанда гына да 25 хәрби завод эшли.
  • Моңа кадәр Росстат Татарстан оешмаларына 54 меңләп хезмәткәр җитми дип белдерде. 2022 елда бу сан 42,3 мең күрсәткечендә булган.
  • Эшчеләргә кытлык тудырган төп сәбәпләр – ирләренең "өлешчә" мобилизация кысаларында һәм "ихтыяри" батальоннар белән Украинадагы сугышка китүе, кешеләрнең чит илләргә һәм башка төбәкләргә күченүе һәм демографик вазгыять, дип аңлата белгечләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG