Кайнар хәбәр

Словакиядә президент сайлауда Украинага хәрби ярдәм күрсәтүгә каршы Петер Пеллегрини җиңде

Петер Пеллегрини
Петер Пеллегрини

Ул 6 апрельдә узган президент сайлавының икенче турында көндәшенә караганда күбрәк тавыш казанды.

Словакиядә президент сайлауда премьер Роберт Фицоның фикердәше Петер Пеллегрини җиңде. 100% тавыш саналганнан соң, Пеллегрини 53%тан артык, аның көндәше, элекке Тышкы эшләр министры Иван Корчок 47% тан азрак тавыш җыйганы билгеле булды. Фицо да, Пеллегрини да Украинага хәрби ярдәм күрсәтүгә каршы.

Петер Пеллегрини президент вазифасына июньдә керешәчәк. Ул хәзерге президент Зюзана Чапутованы алыштырачак. Чапутова икенче тапкыр сайлауда катнашмаска булды.

Сайлау кампаниясе барышында Пеллегрини берничә тапкыр үзенең Украинага хәрби ярдәмгә каршы булуын әйтте һәм көндәшен Словакияне сугышка тартырга теләүдә гаепләде. Сайлауның икенче туры алдыннан илдә "Словакия Украинага бер генә солдатны да җибәрмәячәк" дигән язу белән Пеллегрини портретлары эленде.

Сәясәтчене маҗар азчылыклары вәкилләре яклады, һәм аның намзәтен Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан хуплады.

Украина тарафдары Иван Корчок җиңелүен таныды. Шул ук вакытта, ул Пеллегринины пычрак кампания алып баруда, аерым алганда, сайлаучыларны Словакиянең сугышка җәлеп ителәчәге белән куркытуда гаепләде.

Пеллегрини Словакиянең күпчелек төбәкләрендә җиңде, Корчокны күбрәк Братислава һәм Кошице кебек зур шәһәрләрдә сайладылар.

Словакия - парламент республикасы, ләкин президентның берничә мөһим вәкаләте бар: ул кабул ителгән канун өлгеләренә вето сала ала, конституция нигезендә премьер-министрны билгели.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG