Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министрлыгы керемгә салымны 22%ка кадәр арттырырга тәкъдим итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Салымны прогрессив арту системы буларак, 13%тан 22%ка кадәр үзгәртү тәкъдим ителә.

Русия финанс министрлыгы илдә физик затларның керемгә салымны (НДФЛ) үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Аны прогрессив арту системы белән үзгәртергә тәкъдим ителә.

Тәкъдимнәргә ярашлы, түбәндәге салым системы тәкъдим ителә:

  • елына 2,4 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр (аена 200–417 мең сум) — 15%;
  • елына 5 миллион сумнан 20 миллион сумга кадәр (аена 417 мең –1,7 миллион сум) — 18%;
  • елына 20 миллион сумнан 50 миллион сумга кадәр (аена 1,7–4,17 миллион сум) — 20%;
  • елына 50 миллион сумнан артыграк — 22%.

Аена 200 мең сумга кадәр акча эшләүче ватандашлар өчен салым элеккечә 13% булып калачак дип тәкъдим ителә.

Салымны прогрессив арту системы белән санау илдәге эшли алган 3% кешегә кагылачак, дип саный Русия министрлыгы.

Шул ук вакытта, ихтимал үзгәрешләр турында фикер йөрткәндә, Русия думасында алар Украинага каршы сугышта катнашучыларга кагылмаячак дип әйтелгән иде.

2001 елдан Русия ватандашлары керемгә салымны барысы да өчен бердәм булган 13% белән түли иделәр.

2021 елдан бу системга үзгәреш кертелде, елына 5 миллионнан күбрәк керем өчен салым 15% тәшкил итә башлады.

  • 7 май көнне Владимир Путин бишенче тапкыр Русия президенты вазифасына кереште. Белгечләр шуннан соң "халыкта популяр булмаган канун үзгәрешләре" булырга мөмкин дигәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG