Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров башкорт милли хәрәкәтен шантажда гаепләде һәм бу "шантаж омтылышы"ның бетүен әйтте


Баймак күтәрелешен оештыручыларны ул "башкорт халкының хыянәтчеләре" дип атады.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкорт милли хәрәкәт активистларын шантажда гаепләде һәм бу "шантаж омтылышы"ның бетүен белдерде. Бу хакта ул "Ведомости" газетына биргән әңгәмәсендә әйткән.

Аныңча, 30 ел дәвамында милләтче төркемнәр "республика хакимиятен шантажлау" белән шөгыльләнгән. Хәбиров "Башкорт яшьләре берлеге", "Күк-Бүре", "Башкорт" оешмасына әверелгән милли хәрәкәт эшенә нокта куелды дип саный.

— Кешеләрне җинаять кануннарын тупас бозган өчен җаваплылыкка тарта башладылар, чөнки кешеләр дәүләтне эчтән җимерергә тиеш түгел, — диде ул.

Хәбиров Баймак күтәрелешен оештыручылар белән уртак тел таба алмавын әйткән. Бу кешеләрне ул "башкорт халкының хыянәтчеләре" дип атый.

— Минем гаебем шунда, без мәгълүмати кырда бу кешеләрне тиешенчә фаш итмәдек. Әлеге чараларга килүче гади халыкка аларның башкорт халкының һәм илнең хыянәтчеләре икәнен аңлатмадык. Алар Русиянең Украина сугышында җиңелүенә өметләнделәр, хәзер анда күпме башкорт сугыша. Яки алар экологияне яклаучылар йөзе белән милләткә карата гаделсез булган әйберләр уйлап чыгардылар — мондый хәл башка булмаячак, — дигән ул.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • 2024 елның 8 сентябрендә Башкортстанда башлык сайлавы узачак. Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен хуплады. Бу хәл Баймак вакыйгаларыннан соң апрель аенда булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG