Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер Әхтәм Зарипов вафат булган


Әхтәм Зарипов (1935-2024)
Әхтәм Зарипов (1935-2024)

Аны җирләү бүген оештырылачак.

Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Кайда җирләнүе, хушлашу кайда була - соңрак әйтеләчәк диелгән рәсми сәхифәдә.

Әхтәм Зарипов озак еллар дәвамында Татарстан телевидениесында хезмәт куйды. Ул белеме белән артист. Зарипов Камал театрының күренекле артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, язучы Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин һәм башкалар белән бергә атаклы "щепкинчы"лар курсында белем ала. Мәскәүдән Казанга кайткач, театрында актер булып эшли, аннары телевидениегә китә. Әхтәм Зарипов – "Намус", "Галиябану", "Җомга көн кич белән" һ.б. телевизион фильмнар авторы.

Соңгы елларда ул күп язды, хезмәтләре китаплар булып дөнья күрде. Ул публицистик мәкаләләр, киносценарийлар да язды.

Әхтәм Зарипов татар матбугатына үзе дә мәкаләләр язды, әңгәмәләр дә күп бирде. Мисал өчен ул Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" романы кино төшерүләрен көтеп ята дип сөйләгән иде. Үзе тарихи темаларга төшерелгән киноларның чыгуы турында хыялланды.

"Идея булса, сценарий да барлыкка килә. Үзем, мәсәлән, бүгеннән үк Куликов сугышына мөрәҗәгать итеп, кино төшерер идем. Шушы тема белән урыслар безнең авызны томалый. Кино аша моның уйдырма вакыйга икәнен исбатлар идем. Куликово сугышыннан соң яулар җитәрлек булган, ул вакытта татарлар һәр сугышта җиңеп чыккан, бу – тарихи фактлар. Тарихи фильмнар аша үзебезгә карата дөрес караш тудырырга тиешбез. 8 сценарий яздым, ләкин бүген Бондарчуклар белән ярышырлык кеше юк, шуңа да бу юкка көч түгеп көрәшү", дип сөйләгән ул.

  • Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районы, Тәҗәй авылында туган.
  • 1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.
  • 1972 елдан – Казан телевидениясендә режиссер.
  • 1987-1992 елларда Казан телевидениясендә баш режиссер.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG