Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Фәридә Корбангалиеваны Русиянең террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткәннәр


Фәридә Корбангалиева. Архив фотосы
Фәридә Корбангалиева. Архив фотосы

Аның бу реестрга ни сәбәп белән кертелгәне аңлатылмый.

Журналист Фәридә Корбангалиева үзенең террорчылар һәм экстремистлар реестрына кертелүе турында социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Мондый реестрны Росфинмониторинг тулыландырып тора. Русиянең эчке эшләр министрлыгы базасында аның эзләүгә бирелүе хакында хәбәр юк. Росфинмониторинг сәхифәсендә Корбангалиеваның эше террочылыкны аклауга бәйле була алуы аңлашыла.

Фәридә Корбангалиева социаль челтәрләрдә мондый исемлеккә кертелүен аның эшчәнлегенә киртә булмаячагын аңлаткан.

"Мине нәрсә өчен бу исемлеккә керткәннәрен аңлатып тормаганнар. Әмма мин чамалыйм. Мин Русия ватандашы буларак ачыктан-ачык Русия дәүләте Украинада җинаятьчел баскынлык сугыш алып бара дип язам, халыкларны буйсындыра, милләтләрне юкка чыгара, кешеләрне җәзалый, талый, көчли, урлый, башка фикер әйтүчеләрне шунда ук баса.

Әлбәттә, минем бу статус бернигә дә тәэсир итмәячәк һәм мин сөйләвемне дәвам итәчәкмен", дип язды үзенең Facebook сәхифәсендә.

  • Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Ул башта Татарстан телевидениесендә эшләде, аннары 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды. Ул режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильм Беренче Дөнья сугышында татарларның тарихын бәян итә.
  • 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Фәридә Корбангалиева "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
  • Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, төрле кешеләр белән интервью ала. Ул Русиянең колонияль сәясәт алып баруы турында да күп сөйли, бу хакта әңгәмәдәшләре белән дә фикер алыша. Соңгы чыгарылышларында Украина журналисты Виталий Портников, Укриана ягында сугышучы татар Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмәләрен карарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG