Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Хәбиров грантын отучылар арасында аерым татар телле проектлар юк


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Татар теленә акча бер күптелле проект кысаларында гына бирелә.

21 июньдә Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта Башкортстан башлыгының грантлар фонды сайты хәбәр итә.

Быел дәүләттән финанс ярдәмне 33 оешма алачак. Алар тәкъдим иткән проектларга барлыгы 50 млн сум каралган.

Исемлектән күренгәнчә, башкорт теленә багышланган 25 проект, чуаш теленә — 2, мордва, удмурт һәм мари телләреннән берешәр проект җиңү яулаган. Исемлектә татар телле проект юк. Өлешчә татар теленә бәйле җиңүче проект күптелле проект арасында күренә.

"Мультителле маҗара: уйнап өйрәнәбез ("Мультиязычное приключение: учимся, играя") дип аталган проектны "Флагман" оешмасы тәкъдим иткән. Ул Уфадагы балалар бакчаларындагы балаларга башкорт, татар, инглиз телләренә интерактив укыту курсы оештыруны күзаллый. Моның өчен Башкортстан бюджетыннан 665 мең сум акча бүленәчәк.

Башкортстан башлыгының грантларының төп өлеше Уфа шәһәрендә тормышка ашачак. Анда 17 проект җиңү яулаган. Икенче урында — Гафури районы. Шулай ук башкорт телен үстерү өчен Пермь крае, Мәскәү, Чиләбе һәм Свердлау өлкәләренә дә акча бүленәчәк.

  • Башкортстанда туган телләрне саклау һәм үстерүгә грантлар бирү турындагы канун 2018 елда имзаланды. Грантлар беренче мәртәбә бүленгәндә бу эшне мәдәният министрлыгы башкарган иде. 2019 елда барлык диярлек грантлар (98 процент) бары башкорт проектларына гына бүленде. Ә республика халкының өчтән берен тәшкил иткән татарларның туган теленә ул чакта бер сум да бирелмәде. Башкортстан мәдәният министрлыгы берни дә булмагандай кыяфәт ясады, бары кайбер "сөйли торган башлар" гына "шулай килеп чыкты инде" дигәнрәк сүзләр белән чикләнде.
  • 2023 елда Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп бирде.

2022 елда башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.

2020 елгы җанисәптә Башкортстанда яшәүче халыкларның саны түбәндәгечә теркәлгән: урыслар — 37,5%, башкортлар — 31,5 %, татарлар — 24,2%, чуашлар — 2%, марилар — 2,1%, украиннар — 0,4%, башка милләт вәкилләре — 2,3%. Республикада барлыгы 160 милләт вәкиле яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG