Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президентының улы Казан Сабантуена Cartier күзлеге һәм Louis Vuitton аяк киеме киеп килгән


Искәндәр Миңнеханов (арткы рәттә, сул яктан иң кырыйда) һәм аның әтисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй бәйрәмендә. 2024 елның 23 июне
Искәндәр Миңнеханов (арткы рәттә, сул яктан иң кырыйда) һәм аның әтисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй бәйрәмендә. 2024 елның 23 июне

Аерым алганда, президент улының күзлеге - Cartier 0393S Русиядә якынча 130-140 мең сум тора.

Узган ялларда Казанда үткән Сабантуйга Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәр танылган брендлар - Cartier күзлеге белән Louis Vuitton-ның спорт аяк киемен киеп килгән. Президент үзе исә Stefano Ricci брендының 1 500 евролык күзлеген кигән иде.

Азатлык Искәндәр Миңнехановның аяк киемен дә таный алды, ул Louis Vuitton-ныкы. Мөгаен Beverly Hills Trainers-тыр, әмма шушы ук брендның аңа охшаш башкарак төрдәге аяк киеме дә булырга мөмкин. Аларның бәясе 1000-1200 доллар.

Президент улының күзлекләре - Cartier 0393S Русиядә якынча 130 мең -140 мең сум тора.

Татарстан президентының балигъ булмаган улы халык янына кыйбатлы киемнәрдән беренче тапкыр гына чыкмады. Мәсәлән былтыр "116.ру" басмасы егетнең намазга 300 мең сумлык Louis Vuitton киемендә килүен язган иде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң түрәләр декларацияләрен чыгармый башлады, әмма аңа кадәр Татарстан президентының еллык кереме 7,7-8,9 млн сум булуы билгеле иде.

Мәсәлән 2021 елда Рөстәм Миңнеханов 8,6 миллион сум керем алган, ә 2020 елда - 8,2 млн сум.

2021 елда аның хатыны 166,6 млн сум эшләгән, ә 2020 елда - 213,1 млн сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG