Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасының парламент ассамблеясы урыслаштыруга каршы резолюция кабул итте


Русия асаба халыкларының туган телдә белем алу чикләнгән, тарихлары бозып бирелгән һәм тарихи хәтердән мәхрүм ителгән, диелгән документта.

26 июньдә Европа шурасының парламент ассамблеясы Русиянең урыслаштыруына каршы резолюция кабул итте. Бу хакта ассамблея сайты хәбәр итә. Документны 103 әгъза хуплап тавыш биргән.

Резолюциядә Русиянең Украинаның басып алган җирләре — Кырым һәм Донбасста урыслаштыру сәясәтен көчәйтүе әйтелгән. Әлеге документны кабул итү тәкъдиме белән украина депутаты Евгения Кравчук чыккан. Русиянең Украинага каршы агрессиясе вакытында 1 062 мәдәни мирас объекты юк ителгән яки зыян китерелгән, диелгән. Басып алынган җирләрдә архивлар юк ителә, тарих дәреслекләре алышына, туган телләрдә, шул исәптән асаба халыклары телләрендә белем алу мөмкинлеге бетерелә, дип язылган.

Резолюциядә Русиянең асаба халыкларына карата урыслаштыру сәясәте алып барылуы аерым әйтелгән.

— Русия Федерациясе күпсанлы асаба халыкларына карата урыслаштыру сәясәте алып бара, аларның мәдәни үзенчәлеген юкка чыгара, аеруча мәгариф системында телләрен куллануны чикли, мәдәният өлкәсе даирәсен киметә, аларның тарихын боза һәм тарихи хәтереннән мәхрүм итә, шулай ук асаба халыклар активистларын кулга ала һәм эзәрлекли, — диелә документта.

Әлеге резолюцияне Азат милләтләр лигасы хуплап чыкты.

— Дөнья Русияне колониаль империя буларак тануга, соңыннан аны деколониальләштерү һәм деимпериальләштрү мөһимлегенә юла ала, — дип белдерде.

Резолюциядә ассамблеягә кергән илләргә Европа шурасының мәдәни мирасны саклау конвенциясен ратификацияләү, "урыс дөньясы" идеологиясе кебек пропагандага игътибарны көчәйтергә тәкъдим ителә, Украинаның матди һәм матди булмаган мирасына зыян китерүне теркәп барырга кирәклеге әйтелә.

Белгечләр фикеренчә, Русиядә урыслаштыру сәясәте күптән дәвам итә. 2020 елда Русия Конституциясенә "урыс теле — дәүләт коручы халык теле" дигән нигезләмә кертелү урыс теленең һәм урыс миллилегенең өстенлекле булуын канун белән раслап куйды, бу Русиядәге башка халыкларның урыслашуын һәм мәҗбүри ассимиляциясен көчәйтә генә ала. Сугыш шартларында бу сәясәт тагын да көчәйде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG