Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Җамала гаиләсенең Кырымдагы йортларын Русия дәүләте тартып алган


Җамала
Җамала

Йортны җырчының әти-әнисе егерме ел төзегән. 

"Минем бу милеккә бернинди катнашым юк, бу минем әти-әниемнең милеге, аны елдан артык төзеделәр. Һәр кирпеч авыр хезмәт һәм тир ярдәмендә табылган. Халыкара эзләүгә мине игълан иттеләр, әти-әниемнең моңа ни катнашы бар? Мин дәшми тормаячакмын. Әгәр дә мин дәшмәсәм, русияләр башка кырымтатарлар, басып алынган җирләрдәге барлык украиннарга килеп башбаштаклыкны дәвам итәчәк ", диде җырчы.

"Украинская правда"га аңлатмада Җамала өйдә озак еллар беркем дә яшәмәгәнен әйтте. Аны күршеләр карап торган. Русияләр алардан ачкычлар алып, мөлкәтне үзләштергән.

Узган елны Русия Эчке эшләр министрлыгы Җамаланы эзләүгә биргән иде. Аны Русия армиясе турында фейк таратуда гаеплиләр. Ноябрьдә ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан читтән торып кулга алынды.

Элегрәк Русиянең Кырымдагы парламенты башлыгы Владимир Константинов Украинаның элекке премьер-министры Арсений Яценюк, шулай ук җырчы Җамала һәм аның туганнарының милке дәүләт файдасына тартып алынуын әйткән иде.

  • 2016 елда Җамала Евровидение бәйгесендә Украина исеменнән чыгыш ясап, кырымтатар сөргене турында җыр башкарып җиңү яулады. Җырчы Кырымның Русия тарафыннан басып алынуын даими рәвештә хөкем итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG