Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сивил инициатива" һәм Надеждин штабы Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына өч намзәт чыгарды


Татарстан парламенты бинасы, Казан
Татарстан парламенты бинасы, Казан

Аларны штаб "бәйсез демократик намзәтләр" дип атый.

"Сивил инициатива" ("Гражданская инициатива") фиркасе һәм Надеждин штабы 8 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына өч намзәт тәкъдим итте. Бу хакта Надеждин штабының Казан бүлеге хәбәр итә.

Өч намзәт тә Казан шәһәрендәге бер мандатлы бүлгеләреннән тәкъдим ителгән. Беренче намзәт — Айрат Гомәрбаев. Аңа 34 яшь, һөнәре белән ул табиб-невролог. Икенчесе — Роман Новиков. Аңа 26 яшь, элек полициядә эшләгән. Өченче намзәт — Марат Әхмәтҗанов, Казанның бер заводында эшли, диелгән.

Хәзер намзәтләрне сайлауда теркәү өчен имза җыю оештырылачак.

— Безнең алда торган бурыч — һәр намзәт өчен кирәкле күләмдә имза җыю һәм бу сайлауда бәйсез демократик намзәткә тавыш биреп булуын барлык татарстаннар да белерлек итеп эшләү, — диелә Надеждин штабы хәбәрендә.

  • Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын — фирка исемлекләреннән, яртысын — бер мандатлы бүлгеләрдән. Сайлау 365 миллион сумга төшәчәк.
  • Элегрәк Русия президентына намзәтлектән төшереп калдырылган Борис Надеждин да Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында катнашырга теләвен әйткән иде, ләкин ул гариза бирмәде.
  • Сайлауда Татарстан парламентының хәзерге рәисе, 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Моңа кадәр ул рәислектән китү ихтималы турында әйтсә дә, әлегә төгәл карар кабул итмәвен әйтте. Парламенттан китүне ул "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип аңлатты.
  • Украинадагы сугыштан кайткан ике хәрби дә Татарстан депутаты булырга җыена. "Бердәм Русия" фиркасе праймеризында алар беренче иллелеккә кергән.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG