Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны басып алучылар һәйкәлен төзекләндерүне ике ел эчендә тәмамларга җыеналар


Бина 200-300 ел яшәргә тиеш, дип саный рәсмиләр.

Казанда 1552 елда Казан ханлыгын басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Комитет җитәкчесе Иван Гущин сүзләренчә, реставрация эшен иртәрәк — ике елда тәмамларга җыеналар. Хәзерге вакытта яр буен ныгыту һәм бинаны гидросаклау эшләре алып барыла. Алга таба һәйкәлне төзекләндерүдә тагын да катлаулырак этап көтелә, диелә. Анда бинаның бизәлеше һәм рәсемнәрне торгызу, шулай ук керү юлларын ясау каралган. Туристик автобуслар өчен күпер төзергә дә җыеналар. Моңа канундагы чикләүләрне өйрәнгәннән соң гына алыначаклар.

Хәзер иконостаслы гыйбадәтханә бизәлеше концепциясен эшләү бара, диелә. Төзекләндерүчеләр Мәскәү патриархаты һәм архив материаллары белән хезмәттәшлек итеп, бина интерьерын беренчел кыяфәтенә кайтарырга тели.

Иван Гущин сүзләренчә, җылылык һәм җилләтү режимы булмаса һәйкәл җимереләчәк.

"Анда тормыш булырга тиеш, шул чакта ул 200-300 ел яшәячәк", дигән ул.

Төзекләндерү эшенә 300 млн сум акча бүленгән. Аның яртысын Мәскәү, икенче өлешен — Татарстан түли.

1552 елда Казанны басып алганда һәлак булганнарга куелган чиркәү-һәйкәлне июнь азагында төзекләндерә башладылар. Акчаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать итүеннән соң бирергә карар иткәннәр, диелде.

Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен какса да, теләкләренә ирешә алмады.

Татарстан хөкүмәтенең карары нигезендә Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде. 2019 елда бу карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәте вәкилләре һәйкәлне булдыру турында карар чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Ләкин активистларның мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде.

Шул ук елны Казан Кирмәне янындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш та юкка чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG