Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчы: Башкортстанның үз керемнәре кими


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстандагы керемнәр турында хыялланырга гына була, ди ул һәм Башкортстандагы түрәләр җавап тотарга тиеш дип саный.

Башкортстан бюджетында калучы салымнар кими башлаган. Бу хакта бүген Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов "Аспекты" медиасында узган туры эфир вакытында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Башкортстан бюджетын тулыландыру белән проблемнар табыш салымында күренә. Беренчедән, оешмаларның табышы кимегән, чөнки хезмәт хакы артуы һәм коммуналь түләүләр үсүе чыгымнарның артуына китергән. Икенче сәбәп дип Башкортстан хөкүмәтенең начар идарә итүен атый белгеч.

— Башкортстанда зур бизнеска салым ташламалары белән мавыгып киттеләр. Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, узган ел табыш салымын түләүчеләргә 17 млрд сумнан күбрәк ташлама бирелгән. Бу былтыргы дефицитка тиң. Анда 80 оешма бар, аларның төп өлеше "Башнефть" системына карый. Алар ярлы оешмамы? — диде ул.

Аныңча, узган ел Башкорстан хөкүмәте барлыгы 24 млрд сумлык салым ташламасы биргән. Шуларның 2 млрды гына кешеләргә, 22 млрды — юридик затларга, ягъни зур оешмаларга кагылган. Нефтьчеләр дә салым түләргә тиеш, дип өсти ул.

— Татарстанны алыйк. "Татнефть" китергән керемнәр турында безгә хыялланырга гына кала. Татарстанда салым ташламалары, Башкортстанга караганда, дүрт тапкырга азрак. Шул ук вакытта Татарстанда салымнан кергән керемнәр ике тапкырга күбрәк, — диде Шаяхмәтов.

Нәтиҗәдә, Идел буе төбәкләре арасында Башкортстан кеше башына туры килгән бюджет керемнәре ягыннан 14 урынны, күләме буенча бишенче урынны били. Шул ук вакытта халык саны ягыннан Башкортстан беренче урында бара. "Бу хурлык", ди икътисадчы һәм хөкүмәттә моның өчен җавап бирергә тиешләр дип саный.

Әңгәмә барышында Башкортстанга Мәскәүдән күрсәтелгән федераль ярдәм кимүе турында әйтелде. 2021 елда ул 86,5 млрд сум, 2022 — 97 млрд, 2023 — 82 млрд сум булган. Процент нисбәтеннән караганда, соңгы өч елда федераль үзәктән күрсәтелгән ярдәм 35 проценттан 28гә төшкән.

Татарстан күпчелек керемнәрен Мәскәүгә юлласа, Башкортстан — дотацион республикага әверелде. Ул федераль үзәккә салымнарның өчтән бер өлешен генә күчерә, ди Шаяхмәтов.

Ел башында Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов агымдагы ел Татарстан белән Башкортстан бюджетлары өчен яхшы ел булмаячак дип фаразлаган иде. Аерым алганда, ул җитештерү кимүенә, хезмәт хаклары артмавына, төзелеш базары төшәчәгенә әзер буларга кирәк диде.

Элегрәк ул Башкортстан икътисады Татарстаннан бик нык артта калды, дип Азатлыкка сөйләгән иде.

2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.

2024 елда Татарстанда җыелган салымнарның 66 проценты Мәскәүгә күчерелгән. Татарстан бюджеты керемнәренең өчтән берен тәшкил итүче табышка салым кимүе күзәтелгән. Быел ул 66,9 млрд сум күләмендә җыелган. Бу, узган елның биш аена караганда, 12 процентка азрак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG