Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева һәм Русия төрмәсеннән азат ителгән башка сәяси тоткыннар Германиягә тапшырыла


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Алмашу өчен Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде диелә.

1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы кысаларында Русия төрмәләреннән 16 кеше азат ителде. Русиягә Көнбатыш илләрдә хөкем ителгән 8 кеше кайта.

Алмаштырылган сәяси тоткыннар арасында Уфадагы Навальный штабының элекке башлыгы Лилия Чанышева бар. Ул "экстремистик җәмгыять" оештыру гаебе белән 9,5 ел колониягә хөкем ителгән иде.

Чанышева башка сәяси тоткыннар белән бергә Кёльн шәһәренә оча. Бу хакта "Эхо"га аның ире Алмаз Гатин белдерде. Азат ителгән Русия ватандашлары Германиягә тапшырылачак диелде.

Моннан тыш Көнбатыш илләр белән алмашта сәясәтче Владимир Кара-Мурза, сәясәтче Илья Яшин, Навальный штабының Томскидагы элекке башлыгы Ксения Фадеева, сәясәтче Андрей Пивоваров, хокук яклаучы Олег Орлов, рәссам һәм сугышка каршы активист Саша Скочиленко, Навальный штабының Барнаулдагы элекке башлыгы Вадим Останин катнашты.

Алмашуда 3 АКШ ватандашы: Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева, The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович һәм шымчылыкта гаепләнгән Пол Уилан да азат ителде.

Шулай ук алмашта Германия ватандашлары Дитер Воронин, Кевин Лик, Рико Кригер, Патрик Шебель, Герман Мойжес катнашты. Алар Германиягә кайта.

АКШ ватандашлары Америкага юл тотса, башка тоткыннар Германиягә җибәрелде. Аларны анда канцлер Олаф Шольц каршы алырга тиеш.

Русия үзенә Көнбатыш төрмәләрендә утырган 10 тоткынны кайтара диелә. Аларның күбесе күзләү оешмалары белән бәйле диелә.

  • Илләр арасында тоткыннар алмашы ихтималы турында соңгы берничә көн Русия медиалары күп язды. Дүшәмбедән башлап Русия колонияләре һәм төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннар югала башлаган иде, аларны утырган җирләрдән билгесез тарафка алып китүләре әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG